Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
30 Май 2020, 12:00

563 проект җиңүче дип игълан ителде

2020 елда Башкортстанда урындагы башлангычларга ярдәм программасы (ППМИ) конкурсына 1061 гариза теркәлгән.

2020 елда Башкортстанда урындагы башлангычларга ярдәм программасы (ППМИ) конкурсына 1061 гариза теркәлгән.

563 проект җиңүче дип игълан ителде. Республика бюджетыннан, муниципаль бюджеттан һәм халыкның кертемнәреннән субсидияләүне исәпкә алып, проектларның гомум суммасы 589,5 миллион сум тәшкил итә.

Шулардан авылда 382,6 миллион сумлык 385 проект гамәлгә ашырылачак, ә шәһәр округларында 206,8 миллион сумлык 178 проект җиңеп чыкты.

Җиңүче проектлар арасында беренче урынны мәгариф учреждениеләре (137 проект) белән бәйле проектлар алып тора. Икенче урында - автомобиль юлларына һәм корылмаларына кагылышлы проектлар (117 проект). Өченче урында - ихаталарны һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерү (93 проект) буенча проектлар.

Фото:

Автор: Денис Таваев

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/563-proekt-i-ep-chikti-292686/

Читайте нас: