Авыл тормышы
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
30 Май 2020, 14:20

УФАГА МИХАИЛ МУРАШКО КИЛДЕ

Башкалада министр медицина учреждениеләре төзелешенең алдынгы тәҗрибәсе һәм коронавируска каршы көрәшне уңышлы оештыру алымнары белән танышырга ниятли.

Бүген, 30 майда, Уфага эш сәфәре белән РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко килде. Аэрпортта аны республика Башлыгы Радий Хәбиров каршы алды.

Башкалада министр медицина учреждениеләре төзелешенең алдынгы тәҗрибәсе һәм коронавируска каршы көрәшне уңышлы оештыру алымнары белән танышырга ниятли.

- Бүген без яңа йогышлы авырулар үзәге ачарга телибез. Аның төзелешендә үпкәләре зарарланган пациентларга ярдәм күрсәтүнең яңа алымнары кулланылган. Шул рәвешле заманча стандартлар буенча медицина ярдәме күрсәтүнең яңа гасырын башлап җибәрмәкчебез, — диде Михаил Мурашко.

Русия сәламәтлек саклау минстры белән бергә Уфабызга Мәҗбүри медицина старховкалау федераль фонды рәисе Елена Чернякова да килде.

Автор : Әлфия Шакирҗанова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Mihail-Murashko-Ufada-infektsion-z-k-achilu--ya-a-meditsina-yard-me-gasiri-bashlanuga-ti-295349/
Читайте нас: