Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
31 Май 2020, 13:45

31 май - Химия тармагы хезмәткәрләре көне

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров химия тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре - Химиклар көне белән котлады.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров химия тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре - Химиклар көне белән котлады.

"Башкортстан - Русиянең химия индустриясе үзәкләренең берсе. Республика кальцийлаштырылган сода, пластмасса, этилен, бензол, ксилол, синтетик каучук һәм башка стратегик мөһим товар позицияләрен җитештерү буенча илдә лидерлар сафында. Заманча нефть химиясе комплексы - безнең икътисадның иң мөһим таянычы.

Тармак предприятиеләре актив инвестицион сәясәт алып бара, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыра, чыгарыла торган продукциянең ассортиментын киңәйтү һәм сыйфатын яхшырту өстендә эшли, социаль һәм хәйрия программаларында катнаша", - диелә аның котлавында.

Республика Башлыгы алга таба да тармак хезмәткәрләренең җитештерү күләмнәрен арттыру, яңа технологияләр кертү, яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгу буенча куелган бурычларны уңышлы хәл итәчәгенә ышана.

"Барлык хезмәткәрләргә һәм тармак ветераннарына сәламәтлек, тынычлык, иминлек, яңа казанышлар телим!” - диде Радий Хәбиров.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Фото:

Читайте нас: