Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
31 Май 2020, 13:30

Кунаклар онкоүзәкнең бүлекләре эше белән дә танышты

30 майда, Русия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре кысаларында Республика клиник онкология диспансерында булды.

30 майда, Русия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре кысаларында Республика клиник онкология диспансерында булды.

Кунаклар онкоүзәкнең бүлекләре эше белән танышты, “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында килгән югары технологияле җиһазларны карады. Михаил Мурашко һәм Радий Хәбиров, шулай ук, онкодиспансерның яңа корпусы төзелеше белән танышты. Бинаны 2020 елның җәендә файдалануга кертү планлаштырыла. 9 катлы яңа бинада 240 койкага исәпләнгән стационар урнашачак, сменага 450 керү урыны, лор-онкология, гинекология, урология, маммология, торакоабдоминаль бүлекләре булачак.

Республиканың баш радиологы, профессор Фәһим Мофазалов сүзләренә караганда, онкология хезмәте аша ел саен 5 меңгә якын пациент уза. Шулай ук Башкортстанда балалар онкологиясе һәм гематология, хоспис республика үзәген төзү планда каралган.

– Сәламәтлек саклауга, шул исәптән онкоавыруларны дәвалауга да бер генә сум да кимемәячәк. 2020 елда яман шеш авыруларын дәвалау өчен дарулар сатып алу 2,5 тапкыр арттырылды. Илнең һәр кешесенә югары сыйфатлы медицина ярдәме алуга тигез мөмкинлекләр булдырылырга тиеш, – дип ассызыклады Михаил Мурашко.


Фото: glavarb.ru сайтыннан.

Автор: Денис Таваев

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Onkoavirularni-d-valauga-b-beng-n-ber-gen-sum-da-kimem-yach-k-295731/

Читайте нас: