Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
31 Май 2020, 13:10

Михаил Мурашко Республика кардиология үзәгендә булды.

30 майда, Русия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре кысаларында Республика кардиология үзәгендә булды.

30 майда, Русия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре кысаларында Республика кардиология үзәгендә булды.

Мәртәбәле кунаклар төбәкнең әйдәп баручы медицина учреждениеләренең берсе бүлекләренең эше белән танышты. Баш табиб Ирина Николаева сүзләренчә, ел саен үзәк аша 14 меңнән артык пациент уза, 20 меңгә якын операция ясала.

Узган ел кардиоүзәкне реконструкцияләү башланды. Ул 32 мең квадрат метр мәйданлы яңа хирургия корпусы төзүне күз уңында тота. Төзелеш эшләренә республика бюджетыннан 6 миллиард сумнан артык акча бүленә. Эшләрне 2023 елда төгәлләү планлаштырыла.

Фото: glavarb.ru сайтыннан.

Автор: Денис Таваев

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Respublika-kardio-z-ge--yd-p-baruchi-meditsina-uchregdeniese-295847/

Читайте нас: