Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
31 Май 2020, 13:35

Михаил Мурашко республикага эш сәфәреннән канәгать калды

Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Салават Юлаев мәйданында булды. Бу эш сәфәре программасында юк иде, әмма республика Башлыгы Михаил Мурашкога бераз күңел ачарга һәм Уфаның визит карточкасы – Башкортстанның милли герое истәлегенә барырга тәкъдим итте.Министр Михаил Мурашко сәфәрдән канәгать калды.— Башкортстанда сәламәтлек саклау системасы турында берничә сүз әйтәсем килә. Күрүебезчә, биредә яхшы матди-техник база булдырылган, өстәвенә, ул киңәйтелә һәм көчәя. Сәламәтлек саклауда кулланыла торган барлык алдынгы технологияләр республикада бар. Башкортстан Республикасы ил һәм бөтен дөньяда лаеклы урында тора, — диде Мурашко Башкортстанга эш визитын йомгаклап.Фото: bashinform.ru сайтыннан. Автор: Денис Таваевhttps://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Respublika-il--m-b-ten-d-nyada-laekli-urinda-tora-296051/

Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Салават Юлаев мәйданында булды. Бу эш сәфәре программасында юк иде, әмма республика Башлыгы Михаил Мурашкога бераз күңел ачарга һәм Уфаның визит карточкасы – Башкортстанның милли герое истәлегенә барырга тәкъдим итте.

Министр Михаил Мурашко сәфәрдән канәгать калды.

— Башкортстанда сәламәтлек саклау системасы турында берничә сүз әйтәсем килә. Күрүебезчә, биредә яхшы матди-техник база булдырылган, өстәвенә, ул киңәйтелә һәм көчәя. Сәламәтлек саклауда кулланыла торган барлык алдынгы технологияләр республикада бар. Башкортстан Республикасы ил һәм бөтен дөньяда лаеклы урында тора, — диде Мурашко Башкортстанга эш визитын йомгаклап.


Фото: bashinform.ru сайтыннан.

Автор: Денис Таваев

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Respublika-il--m-b-ten-d-nyada-laekli-urinda-tora-296051/

Читайте нас: