Барлык яңалыклар
31 Май 2020, 13:40

ВАКЦИНА КАЙЧАН БУЛДЫРЫЛАЧАК?

30 майда, Русия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре кысаларында Башкорт дәүләт медицина университетының волонтёрлар үзәгендә булды.

30 майда, Русия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре кысаларында Башкорт дәүләт медицина университетының волонтёрлар үзәгендә булды.

Коронавирус пандемиясе вакытында учреждениеның волонтерлары үзләрен ышанычлы яктан күрсәтте. Алар үзизоляциядә булган олы яшьтәге һәм аз хәрәкәтле гражданнардан шалтыратулар кабул итә, аларны дарулар һәм азык-төлек белән тәэмин итәргә булыша, психологик ярдәм күрсәтә.

– Афәрин! Сезгә күрсәтелгән хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Өлкән яшьтәге кешеләр өчен бу чор зур стресс булды, һәм сезнең ярдәмегез бик мөһим, – диде Михаил Мурашко.

Министр сүзләренчә, к-вируска каршы вакцинаның клиник сынаувы якындагы атналарда башлана. Ул җәй ахырында - көз башында вакцина булдырылачак, дип ышаныч белдерде.

Фото: glavarb.ru сайтыннан.

Автор: Денис Таваев

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Koronavirustan-vaktsina-kaychan-bulir-296048/

Читайте нас: