Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
1 июнь 2020, 16:20

Агыйдел буйлары тагын да матурлана

“Агыйдел буйларында йөреп кайттык!” – дигән сүзләр уфалылар һәм кунакларның телендә көннән-көн ешрак яңгырый. Елга буйлары көннән-көн матурлана.

Уфа шәһәрен кочагына алган ямьле Агыйдел буйлары тагын да матурлана. “Агыйдел буйларында йөреп кайттык!” – дигән сүзләр уфалылар һәм кунакларның телендә көннән-көн ешрак яңгырый.

Биредә, чынлап та, күп еллар буена без хыялда йөрткән шартлар тудырыла башлады. Бу хакта социаль челтәрләрдәге күпсанлы фотосурәтләр, сәхифәләр сөйли.

Салават Юлаев һәйкәле яныннан башлап “Дуслык монументы”на кадәр арада ял өчен шактый ук шартлар булдырылган: йөгерү, скандинав йөрүе, велосипедта, самокатларда йөрү өчен юллар; фотосессияләр өчен урыннар; ачык һава астында сәхнә; кояш чыгышын һәм баешын күзәтү өчен уңайлы, матур урыннар; кояшта кызыну өчен агачтан ясалган шезлонглар; гашыйкларга парлашып йөрерлек матур мохит; таганнар куелган.

Төзекләндерү эшләре дәвам итә.

2014 елда башланган бу эшләр ил башлыгының май указларына ярашлы җәелдерелгән “Уңайлы шәһәр мохите” милли проекты кысаларында алып барыла.

Читайте нас: