Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәүдән һәм башка төбәкләрдән килгән кешеләр өчен мәҗбүри изоляцияне гамәлдән чыгарды.
Бу хакта ул бүгенге оператив киңәшмәдә белдерде.
"Без аэропорттагы хәлне анализладык. Белгәнегезчә, Мәскәүдән һәм кайбер эпидемиологик яктан имин булмаган төбәкләрдән килгән барлык кешеләр анализлар тапшырырга һәм үзизоляциягә китәргә тиеш иде. Без икътисадны эшләтеп җибәрдек, кайбер башка төбәкләр дә моны эшләде. Эшлекле ихтыяҗлар буенча Мәскәүгә бару өчен объектив зарурлык туа, һәм без бу хәлне тыеп тота алмыйбыз. Шуңа күрә Мәскәү, Мәскәү өлкәсеннән һәм башка төбәкләрдән килүчеләр өчен мәҗбүри изоляциягә караган норманы бүгенге көннән гамәлдән чыгарабыз", - диде республика Башлыгы.
Шул ук вакытта аэропортта һәм тимер юл вокзалында барлык кирәкле контроль чаралар кала: бу температураны үлчәү һәм тиешле тикшерүләр.
Автор: Резеда Галикәева