Авыл тормышы
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
1 июнь 2020, 14:15

Хөрмәтле район халкы!

Балачак - һәр кеше тормышындагы гаҗәеп вакыт: аллы-гөлле чәчәкләр һәм чагу буяулар белән тулы зур һәм матур дөнья. Алда бик күп юллар һәм барлык хыяллар да тормышка ашар төсле тоела.

Балачак - һәр кеше тормышындагы гаҗәеп вакыт: аллы-гөлле чәчәкләр һәм чагу буяулар белән тулы зур һәм матур дөнья. Алда бик күп юллар һәм барлык хыяллар да тормышка ашар төсле тоела.

Бу бәйрәм - өлкәннәр өчен чираттагы искәртүебез, без һәр баланың гомере, сәламәтлеге һәм язмышы өчен җаваплы, чөнки балалар – безнең байлыгыбыз. Алар өчен без эшлибез һәм яшибез, планнар корабыз һәм бәхеткә өметләнәбез. Бу өметләрне гамәлгә ашыру өчен, без, өлкәннәр, балаларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтергә, аларда үткән чорга ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләргә, яхшы һәм кешелекле булырга өйрәтергә тиешбез. Бу җәмгыятьнең һәм һәрберебезнең җаваплы бурычы.

Барлык балалар да бәхетле балачакка хокуклы. Балалар безгә, өлкәннәргә, ышаналар, алар безгә мохтаҗ. Бүген без районның яшь кешеләре сәламәт булсын, сыйфатлы белем алсын, спорт, иҗат белән шөгыльләнсен, аларга рухи һәм әхлакый үсеш өчен шартлар булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз.

Без яшь буын белән горурланабыз. Безнең районда талантлы балалар: музыкантлар, рәссамнар, спортчылар, олимпиада, төрле конкурслар, фестивальләр, ярышлар җиңүчеләре күп. Аларның күбесе, яшь булуына карамастан, районны халыкара, бөтенрусия, төбәк дәрәҗәсендә уңышлы тәкъдим итә.

Район халкына сәламәтлек, тынычлык, изгелек һәм иминлек телим! Балаларыбызның балачагы шатлыклы, ваемсыз, бәхетле булсын. Аларның йөзләре һәрвакыт бәхетле елмаюлардан балкып торсын, ә хыяллары һичшиксез тормышка ашсын.

Ә.ӘБДРӘФЫЙКОВ, район Хакимияте башлыгы.
Фото: atnya-rt.ru
Читайте нас: