Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
1 июнь 2020, 15:05

ИРЕМ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАМ

36 яшьлек Вадим суга баткан малайны коткарган

27 майда Стәрлетамакта ике бала фаҗигагә юлыккан. Бәхеткә, Ашкадар елгасында баткан малайны вакытында коткарганнар. Тиздән шунда ук икенче бала бата язган. Бу юлы коткаручы коткару отряды хезмәткәрләрен вакытында чакырта.

Әлеге егет, балаларга ярдәм күрсәткәннән соң, үзенең кем икәнлеген дә белгертеп тормаган. Әмма геройны ачыклау озак вакыт таләп итмәде. 36 яшьлек Вадим Письменный вахта ысулы буенча төзелеш өлкәсендә эшли, хәвефсезлек буенча инспектор.


— Ул көнне без бөтен гаиләбез белән пляжда булдык. Сигез яшьлек улыбыз су янында уйный, ә ирем бер яшьлек кызыбыз белән читтәрәк иде. Елгада малайлар су коена иде. Бервакыт аларның берсенең ярдәмгә чакыруын ишеттек: дусларның берсен агым алып киткән. Ирем миңа кызымны калдырды һәм суга ташланды. Ул баланы икенче ярга чыгарды. Аннары коткаручыларга кычкырды. Бәхеткә, алар вакытында килеп, икенче малайны судан тартып алды.
Ирем белән горурланам. Улым да ир-егет булып үсәр дип ышанам, ул беркайчан да кешене бәладә калдырмас", - дип сөйли Вадимның хатыны.
Рәхмәт сиңа, Вадим!
Фото:Sterlitamak.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Читайте нас: