Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
1 июнь 2020, 11:45

Пособияләрне бүгеннән түли башлыйлар

Беренче чиратта акчаны кем алачагы турында Русия Пенсия фонды белдерә.

1 июньдә 15 яшькә кадәр балага бер тапкыр бирелә торган түләүләр башланачак. Пособие күләме 10 мең сум тәшкил итә. Беренче чиратта акчаны кем алачагы турында Русия Пенсия фонды белдерә.

Акчалата ярдәмне башта 22 майга кадәр пособие алу өчен гариза биргәннәр алачак. Русиядә мондый гаиләләр - 10 миллион, ташламаларга исә 15 миллион бала исәп тота.

Моннан тыш, 2 июньдә акча 23-29 май көннәрендә гариза биргән гаиләләргә җибәреләчәк. Түләүләр бирүдән баш тарткан очракта, ата-аналар тиешле белдерү кәгазе алачак. Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, баш тартуның сәбәбе - Русиядән читтә яшәү, яки чит ил гражданлыгы булу.

Фото: yandex.ru

Читайте нас: