Барлык яңалыклар
1 июнь 2020, 14:00

ҺӘР НӘРСӘГӘ ИЛҺАМ КИРӘК

Октябрь авылы мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Алихангани Агайдаров бәләкәйдән рәсем төшерү белән мавыга. Әнисе, Гөлдинә Кажугали кызы әйтүенчә, балалар бакчасында узган рәсемнәр конкурслары һәм күргәзмәләрендә үк аның эшләре башкаларныкыннан аерылып торган.

Октябрь авылы мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Алихангани Агайдаров бәләкәйдән рәсем төшерү белән мавыга. Әнисе, Гөлдинә Кажугали кызы әйтүенчә, балалар бакчасында узган рәсемнәр конкурслары һәм күргәзмәләрендә үк аның эшләре башкаларныкыннан аерылып торган. Менә шунда малайның әти-әнисе аның рәсем төшерүгә талантын күреп алган да инде. Әйткәндәй, Агайдаровлар гаиләсендә ул бу эшкә күңел биргән беренче кеше. Сеңлесе Таңсылу - бию, ә энесе Алимҗан футбол белән мавыга.

Башлангыч сыйныфларда Алихан энциклопедияләр укырга яраткан. Шуңа да ул еш кына үзендә зур тәэсир калдырган динозаврларның, автомобильләрнең, техникаларның төрләрен төшергән.

Алиханның беренче укытучысы – Наталья Ивановна Анисимова аның иҗади уңышлары турында сокланып сөйли.

“Алихан беренче сыйныфка укырга килгәч тә мин аның матур төшерүенә игътибар иттем. Белем көнендә традиция буенча гаилә һәм туган як темасына сыйныф сәгате булды. Шунда мин һәр балага каләм таратып чыктым һәм үз гаиләсен төшерүләрен сорадым. Алиханның бер генә төстәге каләм белән якын кешеләрен сурәтләвенә һушым китте, һәркайсының аерым үзенчәлекләрен истә тотып, шуны кәгазьгә күчерә алган иде ул. Беренчедә укыганда ук Александр Невскийга багышланган республика конкурсында призер булды. Анда ул альбом битендә көрәш мизгелен сурәтләде. Гаҗәпләнерлек, һәр солдатның уй-кичерешләрен шундый оста итеп бирә алган иде ул. Монда әрнеш тә, каһарманлык та, батырлык та бар. Алихан нәкъ менә хисләрне яхшы тасвирлый. Һәм кеше кичергәннәрне генә түгел. Мәсәлән, әдәбият дәресендә балаларга И.А.Крыловның “Слон и Моська” мәсәленә иллюстрация төшерергә куштым. Алихан Моськаның усаллыгын бик тирән һәм төгәл итеп җиткерә алган. Тирә-якны өйрәнү дәресләрендә темага карата ул һәрвакыт рәсем ясады. Мин сөйлим, ул шунда ук төшерә бара. Җылы илләр табигате турында сөйлим икән, ул кәлтә, елан һәм башка җәнлекләрне төшерә”.

Алихан төрле юнәлештә һәм техникада төшерә. Аның рәсем коллекцияләрендә туган якның һәм экзотик табигатьне, натюрмортларны, хайваннар сурәтен күрергә була. Әмма Алихан барыннан да бигрәк кешеләр портретын төшерергә ярата. Яшь рәссам моны бик төгәл башкара.

Алихан, кулларына каләм, пумала тоткан һәм салмак кына хәрәкәтләр белән могҗиза тудырган кешеләрдән илһам ала. Аларның талантына сокланып, арытабан иҗат итәсе килә.

Рәсем төшерергә Алихан үзаллы өйрәнә. Ә менә күптән түгел ул үзенә остаз – Вадим Асадович Абдуллаевны таба. Быел Алихан Ваттаны саклаучы көненә багышланган район конкурсында беренче урынны яулый. Нәтиҗәдә аны Наумовка авылындагы Балалар сәнгать мәктәбенә чакыралар. Шунда ул рәссам В.Ә.Абдуллаев белән таныша, ул исә аңа хәзер иҗади яктан үсәргә ярдәм итә.

- Син ничек уйлыйсың, теләгән һәр кеше рәссам була аламы? Моның өчен нәрсә кирәк? - дип кызыксындым мин.

- Рәсем төшеререгә һәркем өйрәнә ала. Иң гади нәрсәләрдән башларга, ә аннары мәсьәләне катлауландыра барырга кирәк. Моның өчен бары тик теләк һәм сабырлык кирәк, - дип саный Алихан.

- Матур рәсем китереп чыгару өчен нәрсә мөһим? Иҗади процессың ничек оештырылган?

- Монда фантазиянең яхшы булуы, башкалардан аермалы фикер йөртү һәм уңайлы эш урыны кирәк. Матур рәсем килеп чыксын өчен аны кыйммәтле буяулар һәм пумалалар белән төшерергә кирәкми. Иҗат итү процессы минем һәрвакыт уңайлы оештырылган. Рәсем төшергән вакытта миңа берсе дә комачауламый, игътибарымны читкә юнәлтми, - ди яшь рәссам.

Рәсем төшерүдә Алихан һәрвакыт камиллеккә омтыла. Сәнгать осталыгының үсешен бәяләр өчен еш кына үзенең элекке эшләрен алып карый.

Рәсем төшерүдән тыш Алихан аш-су пешерү һәм спорт белән мавыга. Квиллинг белән шөгыльләнүен дәвам итәргә планлаштыра. Мәктәп фәннәреннән бигрәк тә рәсемне, әдәбиятны, геометрияне, физкультураны һәм географияне ярата. Бу очраклы түгел, бит бу фәннәрнең һәркайсы ниндидер кимәлдә образлы сурәтләүне, фантазияне, иҗади сәләтне үстерә.

- Син үзеңне китап иллюстрацияләүдә сынап карыйсың киләме?

- Мин укырга яратам. Бигрәк тә миңа фәнни әдәбият ошый. Хайваннар яки киләчәк турындагы китапларга иллюстрацияләр ясар идем, - ди яшь рәссам.

Алихан мәктәп тормышында актив катнаша. Бар эшкә дә ул җаваплы һәм креатив карый.

- Дусларың күпме? Чын дус нинди булырга тиеш?

- Әйе, дусларым күп. Чын дус гади һәм тугры булырга тиеш. Үземнең сыйныфташларым Иванны, Вячеславны, Никита һәм Даниилны чын дусларым дип горурланып әйтә алам, - ди Алихан.

-Нәрсә турында хыялланасың? Кем булырга телисең? – дип кызыксындым мин.

- Иң элек, укуымны уңышлы тәмамлыйсым килә. Киләчәктә кем булуым турында күп уйладым. Һәм архитектор һөнәрендә тукталдым.

Яшь рәссамның һәр рәсемендә берәр үзенчәлек табарга мөмкин. Әмма аларны мөһим нәрсә берләштерә: алар чын күңелдән һәм кешеләр өчен эшләнгән.

Н.СТУКАЛОВА.

Читайте нас: