Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
1 июнь 2020, 16:35

ТАҖЛЫ ВИРУС ҺАМАН ТАРАЛА

Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 77 кешегә арткан. Республикада авыручылар саны 3337гә җитте.

Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 77 кешегә арткан. Республикада авыручылар саны 3337гә җитте.

Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин билгеләвенчә, республикада авыручыларның күпчелеген 50 яшькәчә кешеләр тәшкил итә. Инфекция йоктырганнарның өчтән бер өлеше – 50-60 яшьлек пациентлар. 60 яшьне үткәннәр авыручыларның 22 процентын тәшкил итә.
Бүген Башкортстан дәваханәләрендә 958 кеше дәвалана. 36 кешенең хәле авыр, 9 пациент үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылаган.
Җиңел формада авыручы 1233 кеше амбулатор дәвалана. 600 кеше обсервациядә. Соңгы тәүлектә 6 кеше савыгып чыккан.
Русиядә соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 9035 яңа очрагы ачыкланган. 162 кеше вафат булган. Бер тәүлектә савыгучылар 3994 кешегә арткан.
Барлыгы илдә әле 414 878 кеше коронавирус йоктырган. Аларның 175877се савыккан. 4855 кеше үлгән. Русиянең 305 меңгә якын кешесе коронавируска шик белән күзәтү астында.
Илдә коронавирус инфекциясенә барлыгы 10,9 милиионнан артык лаборатор тикшерү үткәрелгән, соңгы тәүлектә генә 280 мең тест эшләнгән.
Республикада барлыгы 247826 тикшерү үткәрелгән, 235651 кеше коронавируска тикшерелгән. Соңгы тәүлектәге тикшерүләр саны - 4748.

Автор: Ләйсән Якупова

Читайте нас: