Барлык яңалыклар
1 июнь 2020, 14:40

Җыелма команда спортчыларына да тренировкаларга йөрү рөхсәт ителде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән 1 июньнән җыелма команда әгъзалары булган спортчыларга күнегүләргә керешергә рөхсәт итте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән 1 июньнән җыелма команда әгъзалары булган спортчыларга күнегүләргә керешергә рөхсәт итте.

Шул ук вакытта дезинфекция кагыйдәләре, шәхси саклану чараларын куллану үтәлергә тиеш. Бу хакта ул бүгенге оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

"Ләкин җыелма командалар әгъзалары гына, — дип ассызыклады Радий Хәбиров. — Әгәр кемдер бу кагыйдәне бозып, калганнарны да чыгарса, чара күрәчәкбез. Без җыелма командаларны моннан ары тота алмыйбыз, чөнки алар көндәшлеккә сәләтсез булачак".

Төбәк җитәкчесе 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә аерым игътибар бирде, алар өчен урамга чыгу өчен чикләнгән чаралар саклана.

Фото: ufa-news.net

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: