Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
1 июнь 2020, 11:55

Юматово шифаханәсендә обсерваторда булганнар өйләренә юл тотты

Юматово шифаханәсендә обсерваторда булган 64 кеше өйләренә озатылды. Алар республикага Һиндстан, Америка Кушма Штатлары һәм Таҗикстаннан килгән иделәр.

Юматово шифаханәсендә обсерваторда булган 64 кеше өйләренә озатылды. Алар республикага Һиндстан, Америка Кушма Штатлары һәм Таҗикстаннан килгән иделәр. Башкортстан кешеләреннән тыш, шул ук рейслар белән килгән Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Ленинград һәм Чиләбе өлкәләрендә яшәүчеләр обсерваторга урнаштырылды.

- Барысына да медицина тикшеүе үткәрелде, яңа коронавируска тискәре нәтиҗәләр расланды. Кунаклар медицина күзәтүе астында, яшәү урынында, үзизоляция турында боерык алдылар", - дип аңлатма бирде Роспотребнадзор офисы башлыгы урынбасары Александр Жеребцов.

- Указ нигезендә, өйдә үзизоляция вакыты 14 көн, -диде төбәкнең Роспотребнадзор оешмасы җитәкчесе урынбасары Александр Жеребцов.

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты медицина күзәтүнең ахыры һәм өйләренә кайтучылар өчен нинди транспорт киләчәген һәм килү вакыты турында алдан хәбәр итте. Барлык кайтучыларга азык-төлек җылмасы тапшырылды. Кунакчыл “Юматово” шифаханәсеннән китүчеләрне махсус автобуслар белән Уфа аэропортына һәм Көньяк автовокзалга озаттылар.

1 июньдә Нью-Йорк - Екатеринбург рейсында кайтасы якташларыбызны көтәбез. Бүген Екатеринбургка туристик автобус һәм Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитетының оператив машинасы китте.

Гомум алганда, 11 ватандашыбызның кайтуы көтелә. Алар шулай ук ​Юматово шифаханәсенә обсерваторга, ягъни ике атналык изоляциягә урнаштырылачак. Бүгенге көндә обсерваторда 27 кеше яши.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ
Читайте нас: