Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
2 июнь 2020, 17:20

1 июльдән коммуналь хезмәтләргә хаклар артачак

Бу хакта Тарифлар буенча дәүләт комитеты искәртә.

Бу хакта Тарифлар буенча дәүләт комитеты искәртә.

Ведомство хәбәр итүенчә, коронавирус пандемиясенә һәм аның аркасында килеп чыккан икътисади проблемаларга карамастан, җылылык, су, газ һәм электр бәяләре үзгәрү план буенча булачак.

Федераль хөкүмәт, икенче яртыеллыкта коммуналь хезмәтләрнең бәясе уртача 3,6 процентка үсәргә мөмкин, дигән карар кабул итте. Бу санга төбәкләрдә максимум 2 процент өстәргә мөмкиннәр. Ягъни 1 июльдән Башкортстанда коммуналка өчен түләүләр күп дигәндә уртача 5,6 процентка үсәргә мөмкин.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, хакимият пандемия вакытында коммуналь түләүләрне кичектергән өчен пеняны гамәлдән чыгарган иде.


Автор: Идрис Саитгалеев

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/1-iyuld-n-kommunal-hezm-tl-rg-haklar-artachak-299772/

Фото: zen.yandex.ua
Читайте нас: