Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
2 июнь 2020, 16:15

1 июльдән республикада спиртлы эчемлекләр сату вакыты үзгәрәчәк.

Бу үзгәреш кемнәргә кагыла

1 июльдән республикада спиртлы эчемлекләр сату вакыты үзгәрәчәк.

Корылтайның күптән түгел узган утырышында депутатлар республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитетына алкогольне ваклап сату вакытына, урыннарына һәм шартларына өстәмә чикләүләр кую хокукы бирүче закон кабул итте.

Хәзерге вакытта Башкортстанда урындагы вакыт белән 22 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр алкоголь сатуны чикләү яңа закон нигезендә үз көчен югалтачак. 23 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр федераль тыю үзгәрешсез кала, шулай ук дәүләт комитеты бөтен төбәк территориясендә, яки аерым муниципалитетларда өстәмә чикләүләр билгели алачак.

Спикер сүзләренчә, закон кибетләрдә ваклап сатуга кагыла. Ягъни кафе, рестораннар һәм башка җәмәгать туклануы предприятиеләренә әлеге норма берничек тә кагылмаячак. Шулай ук, Константин Толкачев билгеләп үткәнчә, әгәр берәр районда бәйрәм уза һәм бу көнне алкоголь сатуның урынсызлыгы турында карар кабул ителә икән, тиешле тыю шушы районда гына кертеләчәк.

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Araki-satu-vakiti-zg-r-299865/

Читайте нас: