Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
2 июнь 2020, 20:05

1 июльдә Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирәбез

Русия Президенты Владимир Путин, Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 1 июльдә узачак, дип игълан итте. Ул бу датаны юридик яктан иң кулай дип атады.

Русия Президенты Владимир Путин, Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 1 июльдә узачак, дип игълан итте. Ул бу датаны юридик яктан иң кулай дип атады.

Тавыш бирүне 22 апрельдән күчерү, билгеле булганча, дөньяда коронавирус пандемиясе белән бәйле булды. Һәм бу дөрес һәм кирәкле карар дип табылды, чөнки Русия генә түгел, ә яз көне сайлаулар һәм референдумнар узарга тиешле күп кенә башка илләр дә шулай итте. "Бүген Русиядә ниләр булуы - бу гаҗәеп күренеш түгел, ә гомумдөнья практикасы", - дип белдерде Гражданнар җәмгыятенең үсеш фонды хезмәткәре, политолог Евгений Семенов.

"Русия Үзәк сайлау комиссиясе элегрәк, процедураның ачыклыгын һәм үтәкүренмәлелеген гарантияләп, тавыш бирүне сайлау участокларында халык берьюлы күпләп җыелмасын өчен атна дәвамында үткәрергә тәкъдим итте. Әгәр тавыш бирүдә катнашучыларның күбесе "әйе" дип санаса, Конституциягә төзәтмәләр көченә керәчәк. Шул ук вакытта нәтиҗә халыкның килүенә бәйле түгел", - дип аңлатты "Спутник ФМ" радиостанциясе хәбәрчесе Роза Төхбәтовага "Гражданнар контроле" сайлаучылар хокукларын яклау ассоциациясенең Башкортстан төбәк бүлеге рәисе Валех Аббасов.

"Гомумрусия тавыш бирүне уздыруны арытаба сузарга ярамый иде, чөнки тәкъдим ителгән төзәтмәләр безнең ил үсеше өчен бик мөһим", - дип саный республика Фәннәр академиясе вице-президенты, икътисад фәннәре докторы Александр Дегтярев.

Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү "Роспотребнадзор"ның барлык киңәшләрен үтәп узачак. Шунысын да билгеләп үтик: ил Президенты 1 июльне ял көне дип игълан итте.

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/1-iyuld-Rusiya-Konstitutsiyasen-t-z-tm-l-r-buencha-tavish-bir-bez-300584/

Читайте нас: