Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
2 июнь 2020, 01:20

3тән 7 яшькә кадәрге балалары булган аз керемле гаиләләргә дә бүгеннән түләүләр бирелә башлады

Әйткәндәй, бер тапкыр бирелүче 10 мең сум күләмендәге пособиегә республикада 3тән 15 яшькә кадәрге 709 мең бала исәп тота ала.

Коронавирус таралмасын өчен кабул ителгән чикләүләр нәтиҗәсендә кешеләрнең байтагы эшсез калды, берәүләр эшләрен бөтенләйгә югалтты. Ә бит эшләп йөрүчеләрнең күбесе – гаиләле, балалары үсә.

Шуңа бу уңайдан балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен илдә берничә төрле түләүләр кабул ителгән иде. Алар бүгеннән түләнә башлады. Башкортстанда балалар өчен акчалар түләнә башлау турында республика хөкүмәте вице-премьеры Ленара Иванова хәбәр итте.

“Бүген, Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, түләүләр башланды. Ул – иң зур һәм нык көтеп алынган 10 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган акча. Әле республикада бу төр түләүгә ата-аналардан 400 меңнән күбрәк гариза бирелгән һәм аларның банк исәпләренә акчалар күчә башлаячак”, – диде Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры.

Әйткәндәй, бер тапкыр бирелүче 10 мең сум күләмендәге пособиегә республикада 3тән 15 яшькә кадәрге 709 мең бала исәп тота ала.

Шулай ук 3тән 7 яшькә кадәрге балалары булган аз керемле гаиләләргә дә бүгеннән түләүләр бирелә башлый. “Безнең исәпләүләр буенча Башкортстанда мондый гаиләләр саны 90 мең тирәсе һәм 50 меңнән артык гариза бирелгән дә инде”, – диде Ленара Иванова. Һәм бу пособие ай саен түләнә.

1 июньнән башлап яшь ярымга кадәр бала карау буенча минималь пособие күләме дә ике тапкырга артты. Мондый ярдәм ата-анасы студент яки эшсез булган гаиләләргә тәгаенләнә.

Автор : Язгөл Сафина
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/B-genn-n-balalar-chen-akcha-t-l-n-bashladi-298184/
Читайте нас: