Авыл тормышы
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
2 июнь 2020, 16:05

БУ АВЫРУ КОТОЧКЫЧ...

Коронавирус йоктырып дәваханәдә ятып чыккан 54 яшьлек ханым үзенә шушы мәкерле авыру эләккәнче таҗлы вирусның барлыгына ышанмаган. Тик менә хәзер ул бу чирнең бик авыр булуын, дәваханәләрдә кешеләрнең күпләп үлүен, тик киң җәмәгатьчелеккә бу хакта әйтмәүләрен белдерә.

Коронавирус йоктырып дәваханәдә ятып чыккан 54 яшьлек ханым үзенә шушы мәкерле авыру эләккәнче таҗлы вирусның барлыгына ышанмаган. Тик менә хәзер ул бу чирнең бик авыр булуын, дәваханәләрдә кешеләрнең күпләп үлүен, тик киң җәмәгатьчелеккә бу хакта әйтмәүләрен белдерә.

Казанда яшәүче ханым 15 көн дәваханәдә ята. Ул бу хакта "Азатлык"ка сөйләгән.

- Бик каты авырдым. Искә дә төшерәсе килми. Барысы да каты баш авыртудан башланды. Аннары температура күтәрелде. Аркам авырта башлады, канатлар үсә диярсең, бик каты сызлады. Шуннан сулыш алуы авырлашты. Аннары ниндидер соры төскә кердем. Сигез көн өйдә температура белән яттым. "Ашыгыч ярдәм" машинасын чакырттым. Хәлем бик начар иде. Сулыш алуы кыенлашканнан-кыенлаша барды. Аннары бөтен тырнакларым зәңгәрләнде.

"Ашыгыч ярдәм" машинасында әллә аңымны югалттым, әллә йоклап киттем, белмим. Башта Казан инфекция хастаханәсенә алып бардылар, анда зур чират көтәсе икән. Дүрт сәгать көттек. Шунда диагноз куйгач, коронавирус ачыкланса, төрле хастаханәләргә билгелиләр. Минем коронавирус ачыклангач, шул ук хастаханәдә яткырып, кислород сулаттылар. Өч система бирделәр. Шуннан инде сулыш алуым иркенәйде, ә болай инде буыла башлаган идем.

Өлкәнрәк яшьтә булган саен коронавирусны кичерү авыррак, диләр. Үпкәләр зарарлана. Син я каласың, я үләсең. Мин кичкә кадәр инфекция дәваханәсендә яттым, аннары Казанның 7нче дәваханәсенә күчерделәр. Менә шунда аякка бастырдылар. Бу авыру коточкыч. Шикәр чире, үпкә белән проблемасы булганнар, астма булганнарга ул аеруча куркыныч, ди табиблар.

Мин хастаханәдә ятканда күпне күрдем. Авыручылар бик күп. Шуңа коронавирус ул буш сүз түгел. Бигрәк тә өлкәннәргә саклану кирәк. 60 яшьтән соң дәвалануы бик кыен. Өлкәннәр күп үлә. Минем иптәш кызымның бер туганы үлде, ул Татарстан авылларының берсендә яши иде. Тагын бер танышым үлде. Рәсми статистика барысын да әйтеп бетерми. ИВЛга тоташтырган 70 яшьтән узганнарны коткарып калулары икеле. Чирләп киткәндә кан басымы булса, инсульт кичерү дә ихтимал, диләр. Бик мәкерле чир...

Тулырак: matbugat.ru

Автор: Миләүшә Латыйпова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Statistikaga-ishanirgami-300107/

Читайте нас: