Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
2 июнь 2020, 01:10

Гомумрусия тавыш бирү көненең кайчан буласы билгеле

РФ Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча гомумрусия тавыш бирү көнен билгеләде

РФ Президенты Владимир Путин 1 июльне Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча гомумрусия тавыш бирү көне дип игълан итте.


Ул Роспотребнадзор башлыгы Анна Поповага һәм РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфиловага хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирүләрен сорады. Президент шулай ук төбәк җитәкчеләренә, халыкның сәламәтлеге һәм тормышы турында кайгыртудан чыгып, тавыш бирүне оештыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Ил башлыгы русиялеләрне тавыш бирүдә актив катнашырга чакырды. Путин ассызыклаганча, сүз бүгенге көндә ил тормышының нигезе булган Конституция турында бара, ул социаль мөнәсәбәтләр, хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә төп хокукый һәм юридик гарантияләрне, халыкара партнерлар белән хезмәттәшлек принципларын билгеләячәк.

"Мин Русия гражданнары Төп закон параметрларын билгеләүдә, Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә актив катнашырлар дип өметләнәм", - диде Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча эшче төркем белән киңәшмәдә.

Ул белдерүенчә, бер ай эчендә бүгенге көн үзенчәлекләре белән бәйле бөтен эшне практик яктан төзү мөмкинлеге булачак. "Тавыш бирү барышында гына түгел, ә тормышта - эш урыннарында, транспортта һ.б. Шуңа күрә безгә бу 30 тәүлек кирәк", - диде ул.

Автор : Гөлнур Исламова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t/Konstitutsiyag-t-z-tm-l-r-kert-buencha-tavish-bir-k-ne-bilgele-298780/
Читайте нас: