Авыл тормышы
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
2 июнь 2020, 20:45

РЕСПУБЛИКА БАРЛЫК УЧРЕЖДЕНИЕЛӘРНЕ ДӘ СЫЙФАТЛЫ АЗЫК-ТӨЛЕК БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТӘРГӘ ТИЕШ

Республика мәктәпләрне генә түгел, балалар бакчаларын да, аннары дәваханәләрне дәсыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итәргә тиеш, ди Радий Хәбиров

2018 елның көзендә башыма шундый уй килде: ни өчен сыер ите җитештерү буенча беренче урында булган республика укучыларны бары тик 6% ка гына ит белән тәэмин итә ала. Балаларга Уругвай, Парагвай, Һиндстан һәм Аргентина якларыннан китерелгән арзанлы туңдырылган ит ашаттылар. Табигый булмаган кызыл кәтлитләрне әле һаман хәтерлим... Бүген нәтиҗә ясадык. Эпидемиягә кадәр без ярыйсы гына күрсәткечкә чыгарга өлгердек - хәзер укучылар рационында итнең 77% ы Башкортстанда җитештерелгән. Ходай Тәгалә кушса, 1 сентябрьдә балалар янә мәктәпкә барачак, һәм миңа ныклы ышана аласыз, калган 23% ты да булачак. Республика мәктәпләрне генә түгел, балалар бакчаларын да, аннары дәваханәләрне дәсыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итәргә тиеш.
Читайте нас: