Барлык яңалыклар
2 июнь 2020, 14:55

САБАНТУЙЛАР БУЛЫРМЫ БЫЕЛ?

Быел, коронавирус эпидемиясе сәбәпле, бу сорауны әлегә “ачык” калдырырга карар кылган Радий Хәбиров.

“Вакыт үтә, бүген 1 июнь, гадәттә бу вакытта Сабантуйлар үткәрү хакындагы указлар әзер була иде”, – дигән кичә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Быел, коронавирус эпидемиясе сәбәпле, ул бу сорауны әлегә “ачык” калдырырга карар кылган.

“Ул бары бер мәсьәләгә генә – коронавирус инфекциясе ничек таралуына – бәйле. Без әлегә бу хакта уйламыйбыз; күзәтербез, карарбыз, теге дә, бу якка да анык кына карарлар да кабул итмибез”, – дип белдерде төбәк җитәкчесе.

Хәтерегезгә төшерәбез, моңа кадәр республиканың һәр районында язгы кыр эшләре тәмамлануын билгеләп Сабантуй бәйрәмнәре уздырыла иде. Быел гына дөньяның асты өскә килде. Шуңа Сабантуй – 2020нең язмышы әлегә билгесез.

Читайте нас: