Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
2 июнь 2020, 15:10

ВАКЦИНАДАН БАШ ТАРТУЧЫЛАРГА НӘРСӘ ЯНЫЙ?

Соңгы арада коронавируска каршы вакцина хакында бик күп сүзләр йөри. Имеш, бөтен халыкны да прививкалар ясатырга мәҗбүр итәчәкләр икән. Һәм бу сүзләрдә ниндидер дәрәҗәдә хаклык та бар.

Соңгы арада коронавируска каршы вакцина хакында бик күп сүзләр йөри. Имеш, бөтен халыкны да прививкалар ясатырга мәҗбүр итәчәкләр икән. Һәм бу сүзләрдә ниндидер дәрәҗәдә хаклык та бар.

Вакцинадан баш тарткан очракта Русиядә аерым һөнәр ияләренә штраф салачаклар. Бу хакта, Роспотребнадзорга сылтанып, РИА Новости хәбәр итә.

Мәҗбүри вакцинациягә чир йоктыручылар белән элемтәдә булучылар, кешеләрнең биологик сыекчалары белән эш итүчеләр яисә хайваннарны карау белән шөгыльләнүчеләр дучар булачак.

Моңа кадәр Юстиция министрлыгында административ хокук бозулар хакындагы яңа Кодекс проектын тәкъдим иттеләр. Анда медицина тикшерүеннән һәм вакцинациядән баш тарткан өчен санкцияләр каралган. Штраф күләме физик шәхесләр өчен 5000нән 7000 сумга кадәр җитәргә мөмкин. Вазифа биләүчеләр өчен – 7000нән 10000 сумга кадәр. Шәхси эшкуарлар 10 меңнән алып 20 мең сумга кадәр штраф түләргә мәҗбүр булачак яисә аларның административ эшчәнлекләренә 30 тәүлек дәвамында тыю гамәлгә кертеләчәк. Юридик шәхесләр өчен 20дән алып 30 мең сум штраф яисә шулай ук эшчәнлекләрен 30 көнгә туктатып тору каралган.

Автор : Әлфия Шакирҗанова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Koronaviruska-karshi-vaktsinadan-bash-tartsa--ni-bula-299055/
Читайте нас: