Барлык яңалыклар
3 июнь 2020, 16:40

АЛДЫНГЫ ВОЛОНТЕРЛАР БҮЛӘКЛӘНӘЧӘК

Русия Президенты Владимир Путин волонтерлык өчен бүләкләр тапшыру турындагы указга кул куйды. Хәзер алдынгы волонтерларны «Яхшылык эшләгән өчен» билгесе белән бүләкләячәкләр.

Русия Президенты Владимир Путин волонтерлык өчен бүләкләр тапшыру турындагы указга кул куйды. Хәзер алдынгы волонтерларны «Яхшылык эшләгән өчен» билгесе белән бүләкләячәкләр.

Президент указы нигезендә, бүләк «ирекмәннәр эшчәнлеген (волонтерлыкны) үстерүгә зур өлеш керткән өчен, шәфкатьлелек традицияләрен саклап калган, социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашырган, кешеләргә түләүсез ярдәм иткән өчен бирелергә мөмкин. Указ аңа кул куелганнан соң, 2020 елның 2 июнендә үз көченә керә.

Моңа тиклем Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада төбәкнең барлык ирекле хәрәкәтләрен берләштерүче волонтерлык үзәге булдыру һәм активистларның тормышын һәм сәламәтлеген страховкаларга планлаштырылу турында хәбәр иткән иде. Үзизоляция чорында безнең төбәктә 5 меңгә якын волонтер эшләгән, 183 меңнән артык кеше азык-төлек җыелмасы һәм башка ярдәм алган.

Читайте нас: