Авыл тормышы
0 °С
Кар
Барлык яңалыклар
3 июнь 2020, 22:15

Башкортстан Башлыгы Туймазы районында булды

Башкортстан Башлыгы Туймазы районының Карат-Тамак авылында районның күппрофильле крестьян-фермер хуҗалыкларының берсе "Куш-Бүләк"тә булды. 30 ел инде ябык грунтта яшелчәләр, бөртекле һәм кузаклы культуралар үстерү, сөт терлекчелегендә специальләшә, агросәнәгать комплексына ярдәм итү буенча дәүләт программаларында актив катнаша.

Башкортстан Башлыгы Туймазы районының Карат-Тамак авылында районның күппрофильле крестьян-фермер хуҗалыкларының берсе "Куш-Бүләк"тә булды. 30 ел инде ябык грунтта яшелчәләр, бөртекле һәм кузаклы культуралар үстерү, сөт терлекчелегендә специальләшә, агросәнәгать комплексына ярдәм итү буенча дәүләт программаларында актив катнаша.

Хуҗалык теплицаларының мәйданы - 14,5 га, ел әйләнәсе ябык грунтта яшелчә җитештерүне тәэмин итү өчен фермерлар 1,6 га мәйданда сәнәгать теплицасын файдалануга тапшырганнар. Директор Мәүзир Латыйпов сүзләренә караганда, электрның өстәмә егәрлегенә ихтыяҗ төп мәсьәлә булып тора. Бу яшелчәләрне тиз өлгертү өчен теплицаларда лампаларны тулысынча файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. Радий Хәбиров бу тема буенча “Башкорт электр челтәре компаниясе” җитәкчелеге белән бу турыда сөйләшәчәген белдерде.

Тагын бер эре теплица хуҗалыгы - "Панакс-Агро". Туймазы районында ул 1991 елдан бирле эшли. Хәзер теплицалар 13 гектар мәйданны били, шуның 6 гектары сәнәгатьнеке. Яңа теплицаларны эшләтеп җибәрү уңышны 2,5 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Узган ел гына да фермерлар ябык грунтта 4 285 тонна яшелчә үстергәннәр - бу томатлар һәм кыярларның иң яхшы сортлары.

Директор Денис Латыйпов хәбәр иткәнчә, планнарда – тагын 7 га теплицаны сәнәгать өчен үзгәртеп кору һәм еллык продукция җитештерү күләмен 6,5 мең тоннага җиткерү.

Эшкуарлар белән аралашу йомгаклары буенча Радий Хәбиров Бәләбәйнең «Автодеталь» предприятиесен үстерү перспективалары турында якындагы «Промчас»та, ә «Туймазыагрогриб» хуҗалыгы турында «Инвестчас»та фикер алышырга тәкъдим итте.

Автор : Гөлнур Исламова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t-m-iktisad/Radiy-H-birov-Tuymazi-rayonini-ike-ere-teplitsa-hu-aliginda-buldi-302745/
Чыганак: bashinform.ru
Читайте нас: