Барлык яңалыклар
3 июнь 2020, 16:15

Берүзе тәваф кылган

Берүзе тәваф кылучы (Кәгъбә тирәли әйләнеп йөрү) ирнең фотосурәте Интернет киңлекләренә берничә көн эчендә таралды.

Берүзе тәваф кылучы (Кәгъбә тирәли әйләнеп йөрү) ирнең фотосурәте Интернет киңлекләренә берничә көн эчендә таралды. Ләкин бу тарихта бөтенләй башка нәрсә гаҗәпләндерә...

Эш шунда ки, 20 ел элек хаҗ кылган вакытта бу ир-егет төш күргән. Шәехләрнең берсе бу төшне болай дип аңлата: киләчәктә ул яңадан хаҗга киләчәк һәм Кәгъбә тирәли берүзе тәваф кылачак.

Күпләр, бу мөмкин түгел, ди. Чөнки миллионлаган мөселман анда туктаусыз тәваф кыла. Тик менә дөньяда коронавирус пандемиясе башланып, шуның аркасында Согуд Гарәбстанының югары хакимияте корольлек территориясенә хаҗиларның керүен чикләргә мәҗбүр булды. Бары тик урындагы халыкка гына тәваф кылырга рөхсәт ителгән, анысы да билгеле шартларны үтәгәндә генә.

Һәм менә шушы көннәрдә безнең герой күптән көтелгән тәвафны кылды... Һәм, чыннан да, бу вакытта ул үзе генә була...

Тулырак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/iman/T-sh-20-eldan-so-chinga-ashti-300941/

Автор: Фануз Хабибуллин

Читайте нас: