Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
3 июнь 2020, 16:30

ИЗОЛЯТОРЛАР КЕМ ӨЧЕН?

Коронавирус инфекциясен йоктыруны һәм таратуны профилактикалау алымнарының берсе булып зарарланган кешеләр белән контактка кергәннәргә изоляторлар булдыру тора.

Коронавирус инфекциясен йоктыруны һәм таратуны профилактикалау алымнарының берсе булып зарарланган кешеләр белән контактка кергәннәргә изоляторлар булдыру тора. Изоляторларга COVID-19лы кешеләр белән элемтәгә керүчеләр, хәвеф төркеменә караучылар, шул исәптән эпидемия чыганагы ачыкланган медицина оешмалары пациентлары урнаштырылачак.

Изоляторлар медицина оешмаларын вакытлыча үзгәртеп кору юлы белән булдырыла. Бүгенге көндә республикада 1829 урынлы 50 медицина оешмасы базасында изоляторлар җәелдерелгән. Бу хакта кичә Башкортостан Республикасы Хөкүмәте Президиумы утырышында сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сөйләде.

Яшәү һәм туклануны үз эченә алган гомум чыгымнар бер кешегә 14 көнгә 11,2 мең сум тәшкил итә. Финанслау республика бюджеты исәбеннән гамәлгә ашырыла.

Автор: Денис Таваев

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Izolyatorlarga-kem-ker-ch-k-302068/

Читайте нас: