Авыл тормышы
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
3 июнь 2020, 16:00

Онкология диспансеры13 яңа хирургия мониторы алды

Табиблар аппаратларның югары сыйфатлы булуын билгеләп үтте.

Республика онкология диспансеры "Сәламәтлек" гомумдәүләт проекты кысаларында 13 яңа хирургия мониторы алды.

Табиблар аппаратларның югары сыйфатлы булуын билгеләп үтте.

Медицина учреждениесенә "акыллы" аппаратура - «Тритон-ЭлектроникС» предприятиесе җитештергән МПР6-03-«Тритон» хирургия моделенең 13 мониторы килде.

Клиника белгечләре алынган хирургик мониторларның Гарвард мониторинг стандартына туры килә торган барлык кирәкле каналларга ия булуы турында белдерде. Алар билгеләп үткәнчә, бу төгәл аппаратура пациентның ЭКГ, артериаль кан басымы, пульсы кебек мөһим күрсәткечләрне, шулай ук, аның сулыш системасын даими күзәтеп тора.

Бу мониторларның барысы да, әлбәттә, табиб-хирурглар өчен аеруча кадерле, чөнки бу "акыллы" аппаратура кислород, медикаментоз йокының тирәнлеген, төп матдәләр алмашу һәм кислород куллану дәрәҗәсен билгеләү, шулай ук табиб-реаниматолог эше өчен кирәк булган пациентның тормыш эшчәнлегенең күпчелек параметрларын бәяләү өчен мөмкинлекләр тудыра.


Автор: Резеда Галикәева

Фото: pressaufa.ru

Читайте нас: