Барлык яңалыклар
4 июнь 2020, 14:45

Чүп-чарны сортларга аеру буенча 3 комплекс барлыкка киләчәк

Республикада чүп-чарны сортларга аеру буенча заманча 3 комплекс барлыкка киләчәк. Төзелешләр Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла.

Туймазы районындагы каты коммуналь калдыклар полигонында чүп-чарны сортларга аеру комплексын төзү дәвам итә. Комплекс елга 100 мең тоннага кадәр калдыклар эшкәртүгә исәпләнгән. Ул калдыклардан алга таба куллану өчен яраклы ресурсларның якынча 30 процентын аерып ала һәм эре калдыкларны вакларга мөмкинлек бирүче заманча системалар белән җиһазландырылган.

Дәүләкән районында, шулай ук, елга 40 мең тоннага кадәр чүп-чарны сортларга аеру комплексы төзеләчәк. Хәзерге вакытта төзелеш өчен участок бүленгән, документлар әзерләнә.

Өченче шундый комплекс Бәләбәй районында булдырылачак. Аның куәте - елына 100 мең тоннага кадәр калдык эшкәртү. Хәзерге вакытта комплекс урнашачак җир участогын теркәү бара.

Фото: govoritufa.ru

Автор: Денис Таваев

Читайте нас: