Айе, чыннан да, элек ничек рәхәт яшәгәнбез бит, кая телибез шунда бара һәм күпме теләсәк шуның кадәре йөри идек. Ул көннәр татлы төш кебек кенә хәзер. Бу вирус бар кешенең котын, тынычлыгын алды.
Шотландиядә 94 яшьлек хатын, коронавирус йоктырудан куркып, 5 көн өеннән чыкмаган.
Торак комплексы хезмәткәрләре аны табып алганда, әбекәйнең ач торуы, йортында бер тәгам ризык булмавы ачыклана. Бу хакта Daily Mail хәбәр итә.
Вакыйга 23 мартта теркәлгән. Әмма аның турында әле генә билгеле булган. Басма язуынча, пенсионер хатын йортының өске катында качып яткан. Ул бик курыккан, таныш-белешләре арасында да аңа ризык алып килердәй беркем булмаган. Әбине табучылар аңа “Коткару армиясе” хәйрия оешмасы фургонына барып җитәргә ярдәм итә. Аны кайнар аш белән тәэмин итәләр.
Моңа һаман да ышанып булмый бит, дуслар. Каһәр суккыры вирус кешеләрнең тәмам котын алды. Коронавирустан шикләнеп якыннарыннан читләшүчеләр артты, хәтта үтерү очраклары да бар. Ике айдан артык өйләреннән чыкмаучылар да бихисап. Элекке тормышларга кайту насыйп булырмы икән?..