Барлык яңалыклар
4 июнь 2020, 16:30

КОРОНАВИРУС ЙОКТЫРУЧЫЛАР АРТКАННАН-АРТА

Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 107 кешегә артты һәм 3608гә җитте.

Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 107 кешегә артты һәм 3608гә җитте.

Коронавирус барлыгы 18 якташыбызның гомерен алып китте. Соңгы көннәрдә Башкортстанда бу инфекциядән үлем очраклары теркәлмәде.

Русиядә соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 8831 яңа очрагы расланды, 169 үлем очрагы теркәлде. Бер тәүлектә 8666 кеше савыккан.

Барлыгы илдә 441108 кешедә коронавирус инфекциясе расланган. Аларның 204623е савыккан, 5384 кеше үлгән.

Бүгенге көнгә Русиядә коронавируска 11,7 миллион лаборатор тикшерү үткәрелгән. Соңгы тәүлектә 307 мең тест эшләнгән. Илебездә коронавирус инфекциясенә шик белән 314 мең кеше күзәтү астында тора.

Фото: pixabay.com

Автор: Ләйсән Якупова

Читайте нас: