Барлык яңалыклар
4 июнь 2020, 12:05

"Удаленка”да эшләү канун белән расланырга мөмкин

Хезмәт кодексында "удаленка”да эшләүчеләрнең эш көне озынлыгын көйләү, шулай ук ​​андый хезмәткәрләрнең шәхси вакытын билгеләү планлаштырыла. Бүгенге көндә “Бердәм Русия” партиясенең бу турыда закон проекты әзерләве билгеле булды.

Хезмәт кодексында "удаленка”да эшләүчеләрнең эш көне озынлыгын көйләү, шулай ук ​​андый хезмәткәрләрнең шәхси вакытын билгеләү планлаштырыла. Бүгенге көндә “Бердәм Русия” партиясенең бу турыда закон проекты әзерләве билгеле булды.

Төзәтмәләр авторларының берсе, Дәүләт Думасында “Бердәм Русия” фракциясе башлыгының беренче урынбасары Андрей Исаев хәзерге вакытта читтән эшләүне хезмәт кодексының 49.1 маддәсе генә үз эченә алганын искәртте.

“Ләкин бу маддә бик эффектив эшләми. Пандемиягә кадәр эшләгән 67 миллион кешенең 30 меңе генә рәсми рәвештә әлеге канун нигезе буенча эшли иде. Шуңа күрә, без яңа шартларны исәпкә алып, үзгәрешләр кертергә һәм әлеге маддәгә өстәмә ясарга булдык. Мәсәлән, читтән торып эшләүгә вакытлыча күчү, яки офистан тыш эшкә өлешчә күчү һәм тулысынча өйдән эшләүгә күчү ”, - диде депутат.

Аның сүзләре буенча, дистанцион режимны куллану - эш бирүче белән хезмәткәр арасында килешү буенча тормышка ашырылырга тиеш.

"Минем уйлавымча, бу барлык программистларга, бухгалтерларга, консультантларга, редакторларга, ягъни төп бурычы текст яки документ әзерләп бирүче кешеләргә кагылачак. Алар читтән торып та сыйфатлы эшләргә мөмкиннәр”, - диде депутат.

"Билгеле, пандемиядән соң да күп компанияләр дистанцион форматны кулланачак. Компанияләрнең дүрттән бер өлеше моны эшләргә уйлый. Бу офис арендасына түләүне җитди экономияләү . "Удаленка" форматы хезмәткәрләр арасында да яклау таба. Партия илнең 77 төбәгендә җәмәгать кабул итү офислары аша 27 мең кешенең фикерен сораштыргач, аларның 40% ерактан эшләүне дәвам итәргә теләвен белдерде. Ләкин аларның дүрттән бер өлеше хезмәт хокукларын бозу белән очрашты”, -диде партия рәисе Дмитрий Медведев.

"Бердәм Русия"партиясе генераль Советы секретаре Андрей Турчак төбәкләрдә дискуссияне җирле профсоюз вәкилләре белән оештырырга тәкъдим итте. Җыелган фикерләр икенче укуга әзерләнеп, Дәүләт Думасына тапшырылырга тиеш.

"Бу язда читтән торып эшләүгә массакүләм күчү белән бәйле нормаларның мөһим өлеше хезмәт законнарында җайга салынмаган. Бу яктан хезмәткәрләр өчен хезмәт гарантияләрен законлаштырырга, түләү процедурасын ачык итеп билгеләргә, ял итү һәм буш вакытны көйләргә, "нормативсыз эш вакыты" төшенчәсен яңадан карарга, эш бирүчеләрнең эштән тыш вакытта өстәмә хезмәт кушу проблемаларын чишәргә тиеш. Коронавирус пандемиясе кебек хәл киләчәктә кабатланмас дигән гарантия юк. Илнең хокук базасы мондый тетрәнүләргә әзер булырга һәм гражданнарның хезмәт хокукларын якларга тиеш”, -диде Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Рөстәм Ишмөхәммәтов.

Дмитрий Медведев закон проектын федераль парламентка тизрәк җибәрү өчен әзерләргә кирәклеген искәртте.

“Чыннан да, киң фикер алышу кирәк. Бу тема миллионлаган кешегә кагыла. Бу бик мөһим документ дип ассызыклыйм. Киләчәктә без бу сорауга кире кайтырбыз”, - дип нәтиҗә ясады партия рәисе.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: Башинформ
Читайте нас: