Административ хокук бозулар турында кодексының яңартылган проектында исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүгә һәм исерек шоферга идарәне тапшыруга багышланган 21.8 статьясында яңа пункт барлыкка килде. Ул, машинада балигъ булмаган бала булса, 50 мең сум күләмендә җәза бирүне һәм ике елдан өч елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүне күздә тота.
Шулай ук Административ хокук бозулар турында кодекс проектында автохлам өчен штраф барлыкка килде. Ишегалларында ташланган автомобильләр өчен берничә мең сум җәза биреләчәк.
Административ хокук бозулар турында кодекның яңа проекты фикер алышу стадиясендә. Әгәр барлык төзәтмәләр дә кабул ителсә, закон 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Исерек һәм медицина таныклавыннан баш тарткан машина йөртүчеләргә элеккечә үк 30 мең сум штраф салыначак.