2020 ел республикада Башкорт теле елы дип игълан ителгән. Телнең матурлыгы, аның үзенчәлеге халык тормышының барлык өлкәсендә: мәдәнияттә, хезмәттә, көнкүрештә чагылыш таба.
Башкорт гаиләсендә бәйрәм табынында төрле-төрле ризыклар, нигездә ит һәм камыр ашлары була: бишбармак, вак биләш, гөбәдия. Хуҗабикәләр бавырсак, чәк-чәк пешерә.
Күчәрбай авылында үзләренең “Саумысыз, авылдашлар!” дигән уникаль бәйрәмнәре дә бар. Халык анда милли ризыклар пешереп бер-берсен сыйлый. Кыстыбый - бәйрәм табынында куела торган сый, бу урталайга бүленгән җәймә һәм эченә нәрсә дә булса кыстырылган, шуңа аның атамасы да кысты сүзе белән бәйле. Күчәрбай авылыннан “Ак инәй” башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Акчулпанова Гүзәл Шакир кызы тәмле кыстыбый пешергән һәм аның рецебы белән уртаклашты. “Кыстыбый” – безнең гаиләнең һәм авылдашларның яраткан ризыгы. Аны көндәлек тормышта да, бәйрәмдә дә пешерергә була”, - ди сөйли Гүзәл Шакир кызы.
Аны әзерләү өчен камырына ике йомырка, ярты литр сөт, 150 г ак май һәм өч стакан он алабыз. Онны иләп, йомшак кына камыр басабыз һәм җәенке тәрилкә сыман формада кисәбез, аннары аны уртача талгынлыктагы утта коры табада пешереп алабыз да эченә изелгән бәрәңге кушабыз. Бәрәңгесенә исә тәменчә тоз кушып пешерәбез һәм ак май һәм вак кына итеп туралган суган салып изәбез. Изелгән бәрәңгене җәймәнең яртысына салабыз да икенче як яртысы белән каплап куябыз. Ак май белән майлыйбыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Күңел җылыңны кушып пешерсәң ризык тагын да тәмлерәк була.
Аның хуш исе бөтен өйгә таралып, гаиләне табынга чакыра. Кыстыбыйны гадәттә чәй янына бирәләр. Һәр хуҗабикәнең аны әзерләүдә үзенең сере бар. Гүзәл Шакир кызы хуш исле үләннәр кушып әзерләгән чәен ясый. Башкорт табынында өстәлдә мотлак бал утыра.
Башкорт хуҗабикәләре кунакчыл, тәмле итеп пешеренергә ярата. Моны алар буыннан-буынга күчерә. Табын артында һәркемгә рәхәт. Җылы дустанә шартларда башкорт сүзләре күбрәк истә кала, халыкның теле, мәдәнияте, көнкүреше турында тагын да күбрәк беләсе килә.
Безнең республика күп милләтле. Бездә йолаларны саклап калу гына түгел, аны башка халыклар белән дә уртаклашу мөмкинлеге бар.
Туган телебезне, мәдәниятыбызны, туган җиргә һәм кешеләргә мәхәббәтебезне саклыйк!
Н.СТУКАЛОВА.
Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.