Авыл тормышы
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
5 июнь 2020, 11:30

ЧИШМӘЛӘРНЕ БЕРГӘ САКЛЫЙК

Чишмә - табигатьнең кечкенә могҗизасы. Аның суы аеруча тәмле булуы белән аерылып тора, ул күңел күтәренкелеге, сәламәтлек бирә. Күпләр аның шифалы үзлекләрен дә билгеләп үтә. Бу очраклы түгел, чөнки чишмәләрдәге су һәрвакыт саф, чиста. Шуңа күрә аны халыкта «тере» дип атыйлар да инде.

Чишмә - табигатьнең кечкенә могҗизасы. Аның суы аеруча тәмле булуы белән аерылып тора, ул күңел күтәренкелеге, сәламәтлек бирә. Күпләр аның шифалы үзлекләрен дә билгеләп үтә. Бу очраклы түгел, чөнки чишмәләрдәге су һәрвакыт саф, чиста. Шуңа күрә аны халыкта «тере» дип атыйлар да инде.

Олы Куганак авылында Изге Сергей Радонежский хөрмәтенә чишмә урнашкан. 2009 елда чишмә территориясе реконструкцияләнде, су изгеләндерелде, ял итү өчен беседка, кое, су коену урыны төзелде. Эшләр муниципаль район Советы депутаты А.П.Шаталин ярдәмендә үткәрелде.

Чишмә суының чисталыгы, барыннан да элек, кешеләрнең үзенә бәйле. Ел саен Куганак авыл Советы биләмәсе хакимияте мәктәп, «Салават күпере» иҗат йорты коллективлары һәм волонтерлар белән берлектә чишмәләрне чистарту һәм территорияне төзекләндерү буенча экологик акцияләр һәм өмәләр үткәрә.

“Яшь буын «Безнең елгаларга, күлләргә – чиста ярлар " акциясендә катнашты. Уртак эшнең нәтиҗәсе һәрвакыт сөендерә", - ди Куганак авыл Советы биләмәсе башлыгы Ирина Александровна Девенко.

Покровка авылында да табигый чишмә бар. Авыл биләмәсе хакимияте һәм авыл халкы аның территориясен бик теләп карыйлар, үләннәрне чабалар, чишмәне чистарталар.

Олы Куганак һәм Покровка авылларында урнашкан чишмә суын җирле халык кына түгел, ә янәшәдәге авылларда яшәүчеләр дә куллана. Чишмәләр көн саен кунакларны каршы ала һәм суы белән сыйлый.

5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне билгеләнә. Чишмәләрне карау, аларның территориясен төзекләндерү бик мөһим. Шул вакытта гына без җирнең бу тормыш чыганагын саклап кала алабыз.

Н. СТУКАЛОВА.
Фото авыл Советы архивыннан.
Читайте нас: