Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә һәм урындагы власть органнарына "Газпром" катнашлыгында, гражданнарның акчасын җәлеп итмичә, газ бүлү челтәрләренә тоташтыру чараларын финанслау чыганакларын булдыруны тәэмин итүне йөкләде. Бу хакта Кремль сайты хәбәр итә.
Шулай ук дәүләт башлыгы, "бердәм тәрәзә" һәм күпфункцияле үзәкләр структураларын кулланып, кирәкле җиһазларны тоташтыруга һәм аларга техник хезмәт күрсәтүгә комплекслы килешү төзүне тәэмин итүне йөкләде.
Моннан тыш, 1 октябрьгә газдан файдаланучы җиһазларга газ бирү буенча технологик эшләрнең бәясен билгеләү исемлегенә, вакытына һәм ысулларына карата мәҗбүри стандартлар расланырга тиеш.
Президент сүзләренчә, илнең газлаштыруын этаплап төгәлләү 2024 елга һәм 2030 елга тәмамланырга тиеш.
#ВладимирПутин