Барлык яңалыклар
5 июнь 2020, 18:00

Киләсе атнада яңа вакцинаны кешеләрдә сынау башлана

“Доброволец"ка – 100 мең сум

Киләсе атнада яңа вакцинаны кешеләрдә сынау башлана.

Русия киләсе атнада коронавируска каршы вакцина тестын үтәргә ирекле рәвештә риза булган пациентларда яңа препаратның нәтиҗәлелеген тикшерә башлаячак. “Доброволец”ларга 100 мең сумга кадәр акча түләячәкләр.

Бу хакта "The Moscow Times" хәбәрчесенә Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетының трансляцион медицина һәм биотехнология институты директоры Вадим Тарасов белдерде. Аның сүзләренчә, сынауда катнашучыларга, сынау тестын тулысынча үткәннәргә - 100 мең сум, экспериментта өлешчә катнашканнарга исә 20 мең сум түләячәкләр.

Вакцинаны Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәгендә ясаганнар. "Без вакцинаны сынау өчен үзебезнең мәгълүматлар базасыннан берничә катнашучыны сайладык инде", - диде Тарасов.

Автор: Идрис Саитгалеев

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Dobrovolets-ka--100-me-sum-305693/

Читайте нас: