+1 °С
Болытлы
12 мартта Тимур "Ярославль "Локо" белән матч вакытында башына шайба тигәннән соң реанимациягә эләккән иде. Уен барышында очып килгән шайба уенчыга эләгә һәм ул ике кулы белән башын тотып бозга егыла. 19 яшьлек хоккейчыны реанимациягә илтәләр, анда аның гомере өчен табиблар көрәшә, әмма Тимурны коткарып кала алмыйлар. Йокы артериясенә зыян килү сәбәпле, яшь спортчы аңына килә алмыйча реанимациядә җан бирә.
Тимур Фәйзетдиновның якын кешеләренең олы кайгысын уртаклашабыз.