Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
18 март 2021, 10:20

БЕР САВАП МЕҢ БӘЛАДАН КОТКАРА

Талантлы җырчы Дәниф Шәрәфетдинов бик авыр хәлдә. Яшәү өчен аңа кыйммәтле уколлар белән дәваланырга кирәк.

Хәния Фәрхи белән җырлап йөргән моңлы егетне хәтерлисезме?

Бу хакта шагыйрә Ләйлә Дәүләтова Инстаграмында хәбәр итә. Җырчыга яшәү өчен бик кыйммәтле уколлар белән дәваланырга кирәк.

«Инстадусларым. Талантлы җырчы Дәниф Шәрәфетдинов бик авыр хәлдә. Яшәү өчен аңа кыйммәтле уколлар белән дәваланырга кирәк. Барыбыз да бергәләп ярдәм итик әле.

Ә башкалар, диеп акланмагыз,

Һәркем җирдә үзе җаваплы.

Кешеләргә күрсәтим дип түгел,

Үзең өчен эшлә савапны.

Бер савап мең бәладан коткарыр, ди. Башкаларга ярдәм итүчегә Аллаһ тәгалә үзем ярдәм итәрмен дигән», — ди Ләйлә.

Инстачылар җырчының исән-сау терелүен тели. Хатирәләргә бирелүчеләр дә күп.

Дәниф Шәрәфетдинов легендар җырчы Хәния Фәрхи белән парлап җырлый иде. Соңгы вакытта, сәламәтлеге какшау сәбәпле, зур сәхнәләрдә чыгыш ясамый.

Җырчыга матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр Ләйлә Дәүләтованың битенә кереп барысын да белә ала.

Фото: intertat.ru

Автор: Резеда Галикәева

kiziltan.ru

Читайте нас: