Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
19 март 2021, 12:00

ТАШКЫН-2021

Ннинди дә прогнозларда иң начар сценарийга әзерләнергә кирәк

Быелгы карлы кыш зур суга китерерме? Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча нинди чаралар күрелә? Су кинәт күтәрелсә, нәрсә эшләргә? Ташкыннан зыян күрүчеләргә нинди ярдәм каралган? – шушы һәм башка актуаль мәсьәләләр каралды 11 мартта район хакимиятендә үткән брифингта, анда мобилизацион әзерлек, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр секторы мөдире В.Е.Пучков һәм ПЧ-54 начальнигы Н.Ф.Мөхтәров катнашты.

НӘРСӘ КӨТӘРГӘ

2021 ел ташкынына ахыргы прогноз март азагында билгеле булачак. Җаваплы структуралар күпьеллык күзәтүләр нигезендә район территориясендә язгы ташуны алдан ук прогнозлауны төзи. Агыйдел елгасы ташкын ситуациясенә сизелерлек йогынты ясый. Стәрлетамак шәһәре янында елгадагы су кимәле прогнозлар буенча 390-490 сантиметр тәшкил итәчәк дип көтелә, бу нормадан 50 сантиметрга кимрәк. 2021 ел язына елганың шәһәргә кадәр бассейнында туфракның көзге дымлылыгы – 75 мм, бу нормага якын, бозның калынлыгы 36-68 см тәшкил итә һәм норма чикләрендә тибрәлә. Агыйдел елгасы бассейнындагы кар катлавында су запасы 97 мм, язга норма – 159 мм.

2-3 тәүлек дәвамында яңгыр төрендә көчле явым-төшемнәр белән бергә һава температурасы нормадан югары булган шартларда ташкынның начар сценарие барлыкка килергә мөмкин. Су басу ихтимал булган зонага районның 14 торак пункты керергә мөмкин. Дәвалау-профилактика учреждениеләре, үләт базлары, агрохимикатларны, агулы матдәләрне саклау урыннары су баскан зонага эләкми.

НИЧЕК ӘЗЕРЛӘНӘБЕЗ

Фаразлар нинди генә булмасын, иң начар сценарийга әзерләнергә кирәк. Ташкын суларын авариясез үткәрү максатларында муниципаль район хакимияте тарафыннан 2021 ел 5 марттан “2021 елда торак пунктларны, хуҗалык корылмаларын, күперләрне һәм башка корылмаларны язгы ташуны авариясез үткәрүгә әзерләү турында” 90 санлы карар кабул ителгән.

Чаралар планы эшләнгән, ташкынга каршы 15 кешедән торган комиссия составы расланган. Комиссия рәисе – район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Л.С.Шәйхетдинова.

Язгы ташуны авариясез үткәрү буенча чаралар планына ярашлы билгеле бер эш алып барыла. Шулай, авыл биләмәләрендә, предприятиеләрдә, оешмаларда ташкынга каршы комиссияләр төзелгән, язгы ташуны авариясез үткәрү буенча чаралар планнары расланган; боз тыгылган урыннарны бетерү буенча бораулау-шартлату эшләрен башкаруга “Сырьевая компания” акционерлык җәмгыяте белән килешү төзү өчен документлар әзерләнгән (муниципаль районда елгаларда боз тыгылуы көтелми); авыл биләмәләре башлыклары тарафыннан су басу ихтимал булган зонада яшәүче гаиләләр белән аңлату эше алып барыла, ташкын буенча белешмәлекләр таратыла; хакимиятнең рәсми сайтында урнаштыру өчен, су баса калган хәлдә халыкны һәм торакны саклау буенча чаралар турында, язгы ташу чорында халыкның эш-гамәлләре тәртибе турында мәгълүмат әзерләнгән; зур су очрагына халыкны вакытлыча урнаштыру өчен 10 пункт оештырылган.

Әзерләнү чаралары кысаларында Стәрлетамак юл төзү-ремонтлау идарәсе, авыл биләмәләре башлыклары тарафыннан кюветлар һәм күпер торыклары, су үткәрү торбалары кардан тазартыла.

Ташкынга каршы комиссия тарафыннан Васильевка авылы янында урнашкан шлам туплагычларны язгы ташуны хәвефсез үткәрүгә тикшерү планлаштырылган, анда тәүлек әйләнәсенә кизү тору тәэмин ителгән.

Районның барлык гидротехник корылмалары (барлыгы мондый объектлар 8) контрольдә тотыла. Бу Ямансаз, Төрешле, Чуртан, Чобан, Кайнекүл, Бүреказган һәм башка елгалардагы буалар. БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы Стәрлетамак территориаль бүлеге белән берлектә ташкынга каршы комиссия тарафыннан март азагында буаларның гидротехник корылмаларын язгы ташуны хәвефсез үткәрүгә әзерлеген тикшерү планлаштырылган. Буалары булган авыл биләмәләре башлыклары, оешмалар җитәкчеләре тарафыннан буаларга килү юллары тазартыла, язгы суларны авариясез үткәрүне тәэмин итү максатында гидротехник корылмаларның техник торышы тикшерелә.

Язгы ташу үткән чорда буаларны хезмәтләндерүче оешмалар тәүлек әйләнәсенә кизү тору оештырычак.

Язгы ташуны хәвефсез үткәрү өчен авария бригадалары формалаштырылган. Гадәттән тыш хәлләр ихтимал булган зонада җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә Русия Эчке эшләр министрлыгы Стәрлетамак районы буенча бүлегенең шәхси составы җәлеп ителә.

Су басуга бәйле халыктан килгән сигналлар муниципаль районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтендә теркәлә. Ташкынга каршы комиссиянең оператив төркеме урынга барачак, хәлне бәяләячәк һәм килеп туган хәл буенча карар кабул итәчәк.

НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ

Кар күпләп эрегәндә су басу уйсу урында урнашкан шәхси секторда яшәүчеләргә яный. Шуңа күрә әледән үк йорт яны территориясен, су үткәрү торбаларын кардан һәм чүп-чардан чистартырга кирәк. Чиләкләр, көрәкләр хәстәрләп куярга, су баскан очракта урнашу өчен участокта калкулык урынны билгеләргә. Подваллардан, базлардан азык-төлекне, кыйммәтле әйберләрне алдан ук өске катларга күтәрергә. Эвакуация очрагында электрны, суны, газны туктатырга, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябарга. Үзең белән документлар, акча, кирәк-ярак әйберләр алырга. Паникага бирелмәскә һәм коткаручыларның таләпләрен үтәргә.

Зур су чорында кешеләр милексез генә түгел, тораксыз да калырга мөмкин. Дәүләт үз гражданнарын бәладә калдырмый. БР Хөкүмәтенең 2013 ел 11 сентябрьдән карарына ярашлы, бәла-казадан, шул исәптән ташкыннан, зыян күргән гаиләгә матди ярдәм күрсәтелә. Акча БР бюджеты исәбенә Стәрлетамак шәһәре буенча Республика ярдәм үзәге тарафыннан бирелә. Түләүләр милекләрен югалткан очракта бары тик йорт хуҗалыклары ияләренә генә бирелә.

Брифинг материаллары буенча Л.ПЫЛАЕВА әзерләде.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: