Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
24 март 2021, 17:00

24 МАРТ - ТУБЕРКУЛЕЗГА КАРШЫ КӨРӘШ КӨНЕ

Бүгенге көндә үпкә чире шактый киң таралган. Аның белән 18дән 40 яшькә кадәрле кешеләр ешрак авырый. Ел саен жир шарында 8 млн кеше бу чир белән авырый башлап исәпкә алына һәм бу авырудан 3 млн кешенең гомере өзелә.

Туберкулез - инфекцион авыру. Инфекцион авыру дип йогышлы чирне эйтәләр.

Бүгенге көндә үпкә чире шактый киң таралгаН. Аның белән 18дән 40 яшькә кадәрле кешеләр ешрак авырый. Ел саен жир шарында 8 млн кеше бу чир белән авырый башлап исәпкә алына һәм бу авырудан 3 млн кешенең гомере өзелә.

Үпкә чире тормышы һәм көнкүреше начар илләрдә киң таралган. Эшсезлек, хәерчелек, авыр хезмәт h.6. туберкулез авыруы таралуның төп шартлары булып тора.

1991 елга кадәр безнең илдә елдан ел туберкулез белән авыру кими барды, чөнки планлы рәвештә туберкулезга каршы балалар һәм олылар арасында махсус чаралар үткәрелде. Халыкның яшәү һәм культура дәрәҗәсе дә бер чама иде. Соңгы еллардагы социаль һәм экономик үзгәрешләр һәм шуның нәтижәсе буларак үпкә авыруының да үсүенә китерде.

Бүгенге көндә туберкулез авыруыннан тулысынча терелеп була. Ләкин бу авыруны башлангыч чорында белү, диагнозны иртәрәк куюның әһәмияте бик зур. Авыру ни кадәр иртәрәк беленсә, аны дәвалау да шул кадәр тизрәк һәм уңышлырак. Халык бу авыру турында белергә тиеш. Шул вакытта гына авыруның теге яки бу билгеләре күренә башлау белән кеше табибка күренергә ашыгачак.

Медицинаның төп юнәлеше - чирне вакытында кисәтү. Әгәр кеше үпкә чиренең нәрсә икәнен, аның ничек таралуын белсә, ул бу авырудан саклану ысулларын да беләчәк.

ТУБЕРКУЛЕЗ АВЫРУЫН ТУДЫРУЧЫ МИКРОБ

Туберкулезның бер кешедән икенче кешегә йога торган авыру икәнен күптән белгәннәр, ләкин аның ничек итеп йогуы бик озак вакыт билгеле булмый.

Бары тик 1882 елны гына немец галиме Роберт Кох туберкулез авыруын тудыручы микробларны микроскоп аша күрә. Бу ул заманның иң зур ачышларыннан берсе була.

Микроскоп белән караганда таякчык рәвешендә озынча булганга микробларны туберкулез таякчыклары дип атаганнар. Микробны ачкан галим хөрмәтенә аларны Кох таякчыклары дип тә йөртәләр. Хәзерге заманда исә аны бөтен илләрдә туберкулез микобактерияләре дип атыйлар.

Авыруны дәвалау өчен төрле дарулар куллану нәтиҗәсендә туберкулез микобактерияләре дә үзгәрешләр кичерә. Микробның озынлыгы, юанлыгы һәм формасы шактый үзгәргәннәре дә очрый. Гадәтә, Кох таякчыклары чак кына дугаланып, парлашып торалар, икегә бүленеп үрчиләр.

Туберкулез микобактерияләре үзләренең кайбер үзенчәлекләре белән дә башка микроблардан бик нык аерылып торалар. Мәсәлән, алар салкынга түзем. Хәтта -10 градуста да озак кына үлмиләр. Организмнан читтә микроб урчеми, ләкин озак вакыт тереклеген саклый. Караңгы һәм юеш (дымлы) торакларда ул озак саклана. Урам тузанында ике атнадак артык яши. Кайнатканда һәм туры кояш нурлары тәэсирендә микроб тиз һәлак була. Кайбер химик эретмәләр туберкулез таякчыкларын үтерә, шуңа күрә дә 5%лы хлорамин эретмәсе какрыкны зарарсызлау-дизенфекцияләү өчен кулланыла.

Туберкулез кешеләргә генә түгел, хайваннарга да йога. Йорт хайваннары арасында сыер, дуңгыз, йорт куяннары, мәчеләр авырый. Ат һәм эт туберкулезга бик үк бирешми. Кошлардан тавык һәм попугайлар туберкулезга тиз бирешүчән.

Туберкулез микобактериясе 2 типка бүленә: кеше һәм үгез микобактерияләренә. Кеше өчен ике типтагы микроб та куркыныч. Үгез тибы микробы беләнзарарланган кешедә үпкә туберкулезыннан тыш, лимфа бизләре туберкулезы, бөер, җенес әгъзалары туберкулезы башланырга да мөмкин. Еш кына бу органнардагы туберкулез үз вакытында беленми дә кала. Авыру кеше яки авыру хайван сидек һәм тизәк белән дә туберкулез микробларын таратырга мөмкин. Шуңа күрә, мал-туар арасында туберкулез авыруы табылса, анда эшләүче кешеләрне тикшерәләр. Туберкулезның ачык формасы белән авыручы кешене көтүче итеп тә, мал караучы итеп тә фермага әшкә алырга ярамый.

ТУБЕРКУЛЕЗНЫҢ ТАРАЛУ ЮЛЛАРЫ

Туберкулез микроблары, авыру кешедән таза кешегә күп очракта (85—95%) тын юллары аша йога. Кеше йөткергәндә, төчкергәндә, хәтта сөйләшкәндә микроб төкерек белән һавага чыга һәм шул ук һаваны сулаучы сәламәт кешенең тын юллларына үтеп керергә мөмкин. Туберкулезның ачык формасы белән авыручы кеше микробларны тирә-якка күпләп тарата. Авыру белән сәламәт кеше бер-берсеннән 1-2 метр ераклыкта торып сөйләшергә тиеш. Калган очракта микобактерияләр азык аша да керергә мөмкин. Башкача да була. Мәсәлән, авыру кеше какрыгын идәнгә яки җиргә төкерсә, какрык кибә, тузан белән һавага күтәрелеп әйбергә, диварга, мебельгә кунып,шушы тузанлы һәм микроблы һаваны сәламәт кеше суласа — аның авыру ихтималы арта. Менә шуңа күрә авыруның һәм аның гаиләсенең шәхси гигиена тәртипләрен саклавы, өен чиста тотуы бик мөһим. Гаилдә ачык формадагы туберкулез авыруы булганда бигрәк тә балаларны сакларга кирәк. Күпмедер дәрәҗәдә туберкулез авыруының таралуында карт кешеләрнең дә өлеше бар. Ләкин халык арасында туберкулез белән күбрәк яшьләр авырый дигән ялгыш караш яшәп килә. Карт кешенең йөткерүен дә, гадәттә, бронхиттандыр дип уйлыйлар. Нәкъ менә карт кешеләрдә туберкулез авыруы акрын гына, озаклап бара.

Шуны да әйтергә кирәк, үз гомерендә үпкә авырулы башка берәү белән очрашмый калган кеше юктыр. Ләкин сулыш юлына туберкулез микроблары кергән һәрбер кеше авырмый.

ОРГАНИЗМНЫҢ САКЛАНУ КӨЧЕ ҺӘМ ТУБЕРКУЛЕЗ

Шулай итеп, туберкулез микобактериясе белән очрашкан һәрбер кеше авырып китми, дидек. Моның сәбәбе булып организмның житәрдек дәрәжәдә каршы торучанлыгы, ягъни иммунитеты, тора. Ә инде теге яки бу сәбәпләр аркасында организм көчсезләнә икән, бу очракта тын юлына эләккән туберкулез таякчыклары үрчи башлый һәм үпкәдә ялкынсыну башлана. Кайбер очракта ул җиңелчә генә узып, хәтта авырган кеше аны үзе дә сизми калырга мөмкин. Икенче берәүдә бу ялкынсыну үпкәнең күп өлешенә тарала. Мондый аерма микробның күпме микъдарда эләгүенә генә карамый, ә күпчелек очракта кешенең нинди шартларда яшәвәнә һәм организмның ни дәрәжәдә көчле булуына да бәйле. Әйткәнебезчә, туберкулез микробы тын юллары аша керә. Үпкәгә җиткәнче аңа озын гына юл узарга туры килә (борын, тамак, бугаз, бронхлар). Бу тын юллары эчке яктан лайлалы катлам белән капланган. Сулаганда тын юлына эләккән тузан бөртекләре һәм төрле микроблар шушы лайлалы катламга ябышып та калалар һәм кире чыгарып ташланалар. Ләкин туберкулездан җәфаланган авыру белән еш һәм дәвамлы аралашкан кешеләрнең тын юлына күпләп эләккән микробларның бер өлеше үпкәгә үк үтеп керә. Шулай булса да, күп кешенең организмы бирешми, чөнки ак кан тәнчекләре (лейкоцитлар) микробны йоталар, эретәләр һәм юкка чыгаралар. Мондый "батыр" күзәнәкләрне фагоцит дип йөртәләр.

Туберкулез инфекциясе организмда бармы-юкмы икәнен Манту реакциясе буенча белеп була. Манту дигән сүз шушы ысулны тәкъдим иткән автор исеменнән алынган. Бу ысулны мәктәпләрдә, яшьләр укыган башка коллективларда киң кулланалар. Һәм шуның нәтиҗәсенә карап БЦЖ дип аталган прививкалар ясала. Беренче мәртәбә БЦЖ прививкасы бала тугач ук бала тудыру йортында ясала, соңрак, Манту реакциясенең нәтиҗәсенә карап, яңадан кабатлана. Аңлашыла булса кирәк, БЦЖ прививкасы профилактик чара буларак кулланыла.

Югарыда сөйләнгәннәрдән күренгәнчә, туберкулезны авыру тудыручы микроблар гына китереп чыгармый икән. Авыруның үсеш алуы билгеле бер шартларда кеше организмының халәтенә дә нык бәйләнгән. Алай гына да түгел, бала вакытта томаланып калган микроблар кеше олыгаеп тәне таушалгач һәм хәлсезләнгәч "баш калкыта" башлый.

ТУБЕРКУЛЕЗ АВЫРУЫНЫҢ БИЛГЕЛӘРЕ

Туберкулез авыруы төрлечә башлана. Кайбер очракта ул сиздерми генә акрынлап башлана. Бик тиз ару, аппетит һәм йокы начараю, аз гына ютәл булырга мөмкин. Башка авыруларнын да шундый ук билгеләре булуы сәбәпле кеше ана әлләни игътибар да итми. Күп очракта туберкулез авыруы кисәк башлана: температура 38—39 градуска күтәрелә, хәлсезлек арта, ютәл көчәя, йоткергәңдә какрык килә башлый. Авыру кеше төннәрен тирләп уяна. Үпкә чиренең башлангыч чорында грипп, үпкә ялкынсынуы кебек авырулар дип уйланыла. Туберкулез еш кына кан төкерү белән дә башлана, ләкин башка авырулар да, мәсәлән, яман шеш, абцесс һ.б. вакытында да кан төкерү күзәтелә.

Авыруның иртә беленә торган билгеләреннән берсе — температура күтәрелү. Башка йогышлы авырулардан аермалы буларак, туберкулез белән авыручыларнын температурасы әлләни югары булмый һәм кичкә таба күтәрелә. Кешедә хәлсезлек сизелә. Андый кеше аз гына хәрәкәтләнсә дә тиз арый. Туберкулез белән авыручы кешенең аппетиты бозылмаса да ул акрынлап ябыга бара, ләкин баштарак ул аны сизми. Соңга таба, авыруның башка билгеләре дә ачыклангач, авыру кеше үзенең шактый ябыгуын аңлый. Үпкә чирле кеше тиз тирли. Тирләү кеше эш эшләгәнгә яки көн эссе булганга түгел, бәлки төнлә йоклаганда, башлыча таң алдыннан була. Тын кысылу, үпкә авыруларының бар төрләренә дә хас билге булса да, туберкулезның башлангыч чорында бөтенләй сизелми дә, чөнки бу чорда үпкә үзенең резерв мөмкинлекләрен эшкә җигә. Шулай ук, күкрәк авыртуы да баштарак бик сизелми. Соңрак аркада, калак сөяге тирәсендә чәнчү сизелә. Ютәлләу туберкулез авыруына хас билге. Ләкин ютәл салкын тигәндә дә, яки иртәләрен тәмәке тартучы кешедә дә була. Шуңа күрә, ютәл озакка сүзылганда күкрәк читлеген рентген аша тикшереп карарга текъдим ителә.

Әйтеп киткән билгеләр барысы берьюлы булмаска да мөмкин. Ни генә булмасын, авырунын беренче билгеләре башлану белән табибка мөрәҗәгать итү хәерлерәк булыр.

Туберкулезга диагноз куюда рентгенның әһәмияте бик зур. Рентген нурлары ярдәмендә туберкулезның формасы, аның ничек җәелүен, дәвалаганда ни рәвешле кимүен ачыкларга мөмкинлек туа. Рентген ярдәмендә үпкәдәге үзгәрешнең туберкулезмы, әллә башка бер авырумы икәнен дә аерып була. Дөрес диагноз мәсьәләсен рентген гына хәл итми, әлбәттә. Авыру кешедә туберкулез таякчыклары табылунын әһәмияте бигрәк тә зур. Какрыкта туберкулез таякчыклары табылу авырунын җитди булуы турында сөйли. Мондый кеше үзе белән яшәүче башка кешегә чир йоктырырга мөмкин.

Туберкулез тапларын үз вакытында табу өчен миллионнарча кешенең күкрәк читлеген махсус аппарат ярдәмендә кечкенә генә пленкаларга тешерәләр. Бу алым флюорография дип атала. Флюорография бер яктан авыруны башлангыч чорында ук ачыкларга мөмкинлек бирсә, икенче яктан аның ярдәмендә башка төрле авыруларны да белергә була. Мәсәлән, үпкә ялкынсынуы, үпкә рагы, киста, яман булмаган шешләр һ.б. Туберкулезга каршы көрәш диспансерларында, күп кенә шәһәр һәм район поликлиникаларында флюорография аппаратлары бар. Бу алым белән бер сәгать эчендә 200—300 кешенең күкрәк читлеген рәсемгә төшереп була.

Югарыда әйтелгәнчә, олы кешедә күбрәк үпкә туберкулезы булса, икенче урында сөяк һәм буыннар зарарлануы тора. Тамак, эчәклек, бөер һ.б. эгъзаларда ул сирәгрәк очрый.

Үпкәдә, туберкулез таякчыклары үрчегән урында, төрле үзгәрешләр башлана һәм тары ярмасы бөртеге кадәр генә кабарып торган төерчекләр хасил була. Аларны туберкуллар дип атаганнар. Туберкулларнын эчендә туберкулез таякчыклары була. Соңыннан, дәвалангач, бу төерчек акрынлап кечерәя һәм бетә, ә аның урынында җөй генә кала.

Чыганак: rkpd.tatarstan.ru

Фото: pixabay.com

Читайте нас: