Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
29 март 2021, 10:30

МИЛЛИ КӨРӘШ ТУРНИРЫНДА ЗЫЯН КҮРГӘН МАЛАЙ ВАФАТ БУЛГАН

Ул ике ай комада булды.

Бакалыда милли көрәш турнирында егылып комага киткән 13 яшьлек Ефим Москвин вафат булган.

Ул ике ай комада булды.

Үсмер гыйнварда көрәш турнирыннан соң комага киткән иде. Малайның әнисе белдерүенчә, ул 23 мартта аңына килми вафат булган.

- Йөрәге түзмәде, — дигән UFA1.RUга малайның әнисе. - Башына операция ясаганнан соң, экспертлар исән калуына өмет юк, диде, баш мие тулысынча эшләүдән туктаган. Мондый очраклар — бер миллионга берәү, һәм ул безнең белән килеп чыкты. Берни дә эшләп булмый иде. Могҗиза булмый калды.

Элегрәк Ефимның шушы хәлгә төшүе факты буенча кузгатылган эш, тикшерүчеләр малайның үлемен раслаучы документлар алганнан соң, «саксызлык аркасында үлемгә китергән тиешенчә күрсәтелмәгән хезмәтләр» дип квалификацияләнергә мөмкин.

Ефимның әнисе үсмер белән хушлашу 26 мартта узды, дип сөйләгән. Малайны туган авылы Дияшта җирләгәннәр.

Искәртеп узабыз, 13 яшьлек Ефим Москвин Бакалыда милли көрәш буенча мәктәп турнирында барган ярыштан соң аңын югалткан. Кома хәлендә ул бер ай район дәваханәсендә була. Әнисе сөйләвенчә, учреждениедә дәвалау өчен кирәкле җиһазлар булмаган, ә табиблар малайны икенче учреждениегә алып китүдән баш тарткан. Мартта аны Уфадагы Республика балалар клиник дәваханәсенә илтәләр, табиблар кулдан килгәннең барысын да эшли. Әмма, әнисе сүзләренә караганда, алар Ефимны коткаруга өмет юк диярлек, дип санаган...

Фото: static.nation-news.ru


Автор: Резеда Галикәева

kiziltan.ru

Читайте нас: