Авыл тормышы
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
17 сентябрь 2021, 12:00

Сайлау көннәрендә медицина хезмәте ничек күрсәтелә?

Халыкка вакытында, сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү һәм 19 сентябрьдә - бердәм тавыш бирү көнендә сайлауларга бәйле кешеләр күп була торган чараларның иминлеген тәэмин итү максатында Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм республика медицина оешмаларының җитәкчелек составының кизү торуы оештырылачак.      

Амбулатор-поликлиника бүлекчәләрендә эш чакырулар, шул исәптән кичектергесез чакырулар кабул итү белән оештырылачак:
- 17 сентябрьдә эш көне графигы буенча;
- 18 сентябрьдә (шимбә) – шимбә графигы буенча — 08:00-17:00 сәгатьтә, чакыруларны кабул итү (шул исәптән кичектергесез) белән 16:00 сәгатькә кадәр;
- 19 сентябрьдә (якшәмбе) - шимбә графигы буенча - 08:00-17:00 сәгатьтә, чакырулар (шул исәптән кичектергесез) 16:00 сәгатькә кадәр.
2021 елның 17-19 сентябрендә сайлауларга әзерлек һәм аларны үткәрү белән бәйле мәсьәләләр буенча хәбәр итү өчен Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының бәйләнеш белешмәләре:
- Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының мобилизацион әзерлек һәм гадәттән тыш хәлләрдә медицина ярдәмен оештыру бүлеге:
+7 (347) 218-00-72
E-mail: [email protected]
Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү, 2021 елның 17-19 сентябрендә сайлауларны үткәрү белән бәйле чаралардан, резонанслы вакыйгалар турында мәгълүмат:
Башкортстан Республикасының Һәлакәтләр медицинасы үзәге, +7 (347) 286-58-21 (тәүлек буе).
E-mail: [email protected]

Фото: pexels.com

Автор:Ләйсән Якупова
kiziltan.ru
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: