Авыл тормышы
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
18 сентябрь 2021, 14:15

Бүген - сайлауларның икенче көне.

Сайлауларда нинди шикаятьләр теркәлгән?

Бүген - сайлауларның икенче көне.
Бүген - сайлауларның икенче көне.

Республиканың Үзәк сайлау комиссиясенә  Думага сайлауларның  беренче көнендә закон бозу очраклары  буенча 10нан ким шикаять килде, дип хәбәр итте   ведомствоның  рәисе урынбасары Марат Гадилов бүген үткән брифингта.

“Чынында шикаятьләр ул кадәр күп түгел иде, барлык мөрәҗәгатьләр арасында 7ме-8ме генә иде. Бу шикаятьләрдәге бер дәлил буенча да нигез табылмады”, – диде М.Гадилов.

Аның сүзләре буенча, шикаятьләр имеш тә законсыз агитациягә кагылышлы булган. М.Гадилов мәсьәләне тикшерү барышында агитация фактлары ачыкланмаган, дип белдерде. Шулай ук сайлау участокларында чиратларга зарланулар теркәлгән. Андый шикаятьләргә  бәйле участок комиссияләре белән  кешеләр агымнарын  бүлгәләргә кирәклеге турында аңлату эшләре үткәрелгән.

БР Үзәк сайлау комиссиясенә тавыш бирүнең беренче көнендә барлыгы 42 мөрәҗәгать килгән. Мөрәҗәгатьләрнең шактый өлеше – теркәлмәгән урын буенча тавыш бирү теләге.

Башкортстанның Иҗтимагый күзәтү үзәгенә  30дан артык мөрәҗәгать килгән. Аларның барысы да диярлек – Уфадан. БРның Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Лида Исаргакова аңлатыунча, башлыча аларның барысы да  мәсьәләне төгәлрәк ачыклау максатында җибәрелгән (сайлау участогы кайда урнашкан, өйдә тавыш биреп буламы, булса – ничек? һәм башкалар). Шалтыратучыларның күбесе сорауларына җавапларны шунда ук алган.

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
omet-rb.com
Фото: www.culture.ru
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: