Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
3 ноябрь 2021, 14:45

“Химия булды, ләкин без ташлаштык”

Яман шеш чире, гадәттә, җәмгыятьтә яшереп тотыла. Бу диагноз куелган кешеләр дә аның белән бик бүлешми, сызлануын-ярдәмгә мохтаҗлыгын үзендә тота.

Бөтенрусия Яман шеш белән авыручы хатын-кызларны яклау проекты республика гүзәл затларын фотосессиядә катнашырга чакыра. “Химия булды, ләкин без ташлаштык” дип аталган Бөтенрусия проекты фототерапияне психологик ярдәм буларак файдаланып, яман шеш белән чирләүче хатын-кызларны уңышлы дәвалау һәм реабилитациягә булышлык итүне күз уңында тота.

   Кампания яман шеш диагнозы куелган кешеләрдә ялган карашларны бетерү һәм куркудан азат итү, җәмгыятьтә мондый категориягә карата рәхимлелек тойгыларын уятуга юнәлтелгән.

      Декабрь аенда Уфада тәүге фотосессия үтәчәк. Моның өчен сайт сылтамасына үзеңнең тарихыңны җибәрергә мөмкин. http://мояфототерапия.рф.

   Катнашучыларның фотолары 2022 елның язында Уфада үтәчәк күргәзмәнең нигезенә алыначак. Алар проектның сайтына куелачак.

   Яман шеш чире, гадәттә, җәмгыятьтә яшереп тотыла. Бу дагноз куелган кешеләр дә аның белән бик бүлешми, сызлануын-ярдәмгә мохтаҗлыгын үзендә тота. Бу аеруча хатын-кызларга кагыла. Бүген Русиядә миллион ярым гүзәл зат яман шеш белән авырый, шуларның 80 проценты психологик ярдәмгә мохтаҗ.

   “Химия булды, ләкин без ташлаштык” проекты чикләрендә “Минем фототерапиям” сайтына яман шеш чирен җиңгән яки уңышлы дәвалану алып барган хатын-кызларның тарихы биреләчәк.

   Бәйләнеш өчен телефон: 8-919-618-19-88.

Автор:Гөлара Арсланова
omet-rb.com
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: