Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
29 апрель 2022, 16:00

РАМАЗАН АЕНЫҢ ТӘМАМЛАНУЫ БЕРАЗ МОҢСУРАК, ӘММА БӘЙРӘМНЕ КҮРҮ – ЗУР ШАТЛЫК

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм мәрхәмәте ирешсен сезгә! Бәйрәм намазы 2 майда иртән 8.00 сәгатьтә “Халит ибн Вәлид” мәчетендә (Тынычлык урамы, 15), 9.00 сәгатьтә – иске мәчеттә (Латыйпов урамы, 47), 10.00 сәгатьтә – Яңа Отрадовкада “Мәрьям” мәчетендә һәм 11.00дә төзелүче “Мөхәммәдсәлим” мәчете территориясендә (К.Моратов урамы, 13) узачак.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм мәрхәмәте ирешсен сезгә!

Мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе – Ураза бәйрәме якынлашып килә. Изге Ураза гаете көне уңаеннан сезгә иминлек һәм сәламәтлек телим. Сезгә һәрчак уңышлар юлдаш булсын, күңелегездә шатлык яшәсен.

Ураза бәйрәме Аллаһы Тәгалә каршында үз бурычыбызны үтәгәннән соң билгеләнә. Ул безгә изге Рамазан аенда ураза тотарга кушкан. Көн дәвамында без ашау-эчүдән тыелдык, золымнан, гөнаһтан сакланырга, күңелләребезне сафландырырга тырыштык. Ураза тотканнар шатлана һәм Аллаһы Тәгалә гөнаһларын гафу иткәндер, киләчәктә тәмуг утыннан коткарыр дип өметләнә. Аллаһы Тәгалә бездән канәгать калсын, изге эшләребезне һәм ихлас күңелдән укыган догаларыбызны, уразабыз һәм тәүбәләребезне кабул итсен. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен үтәгән гыйбадәтләребез кабул булып, ахирәт көнендә әҗер-савапларына ирешергә насыйп булсын.

Рамазан аеның тәмамлануы бераз моңсурак, әмма бәйрәмне күрү – зур шатлык.

Бәйрәм намазы 2 майда иртән 8.00 сәгатьтә “Халит ибн Вәлид” мәчетендә (Тынычлык урамы, 15), 9.00 сәгатьтә – иске мәчеттә (Латыйпов урамы, 47), 10.00 сәгатьтә – Яңа Отрадовкада “Мәрьям” мәчетендә һәм 11.00дә төзелүче “Мөхәммәдсәлим” мәчете территориясендә (К.Моратов урамы, 13) узачак.

Елына бер тапкыр һәр гаилә әгъзасыннан фитыр сәдакасы бирелә. Аны гает намазына кадәр биреп өлгерергә кирәк. Быел фитыр сәдакасының күләме 150 сумнан башлана, урта хәллеләргә – 300 сум, финанс мөмкинлекләре булганнар өчен 700 сум һәм аннан да артыграк.

Бу якты Ураза бәйрәмендә барыгызга да тынычлык һәм сәламәтлек телим. Йөрәгегездән шатлык китмәсен, кунакларны куанып, җылы каршы алыгыз. Йортыгыз иманга бай булсын, табыннарыгыз сый-нигъмәтләр белән тулып торсын. Чөнки безгә изге һәм якты бәйрәм килә.

Изге догалар белән Ришад хәзрәт.

 

 

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: