Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
2 Май 2022, 08:00

УРАЗА БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН

Сезне Рамазан ае тәмамлануы һәм Ураза бәйрәме белән котлыйм

УРАЗА БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН
УРАЗА БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН

Хөрмәтле мөселманнар!

Сезне Рамазан ае тәмамлануы һәм УРАЗА БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН котлыйм!

Изге ай тәмам, аның дәвамында мөселманнар үзләрен физик һәм рухи сынауларга дучар итеп, күңелләрен начарлыктан чистартып ураза тотты. Бу ай изге эшләр һәм ниятләр, чын күңелдән укылган догалар һәм мохтаҗларга ярдәм белән тулы булды. Диндар мөселманнарга һәрвакыт күңелләрендә изгелек, сабырлык, тынычлык сөю, гаделлек һәм, нинди милләт һәм дин кешесе булуга карамастан, якыннарың турында хәстәрлек хас. Барлык заманда да әлеге сыйфатлар аерым бер кыйммәткә ия. Миңа Стәрлетамак районы халкы өчен әлеге күркәм сыйфатлар традицион рәвештә өстенлекле булып калуын күрү куанычлы.

Бүген бу изге бәйрәмне җир шарында яшәүчеләрнең шактый зур өлеше билгели. Йөзләрчә миллион кеше иминлек һәм тынычлык теләп дога кыла. Бу көннәрнең изге ниятләре һәм омтылышлары, миһербанлык һәм игелекле эшләр күңелләребездә тамыр җәйсен, безнең ышанычлы һәм тугры юлдашларыбызга әверелсен иде. Чын күңелдән сезгә, якыннарыгызга һәм туганнарыгызга тынычлык, татулык, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим!

Ә.ӘБДРӘФЫЙКОВ,

район Хакимияте башлыгы.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: