Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
13 Май 2022, 11:00

ҖИҢЕЛ БУЛМАГАН ХЕЗМӘТЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ

Район Хакимияте башлыгы Әнвәр Әбдрәфыйков контракт срогы тәмамлану сәбәпле отставкага китә  

ҖИҢЕЛ БУЛМАГАН ХЕЗМӘТЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ
ҖИҢЕЛ БУЛМАГАН ХЕЗМӘТЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ

Советның чираттан тыш утырышы узды, аңа республика Башлыгы Радий Хәбиров та килде. Депутатлар район Хакимияте башлыгы Әнвәр Әбдрәфыйковның вәкаләтләре туктатылуга тавыш бирде.

Радий Хәбиров Ә.Р.Әбдрәфыйковка күпьеллык намуслы хезмәте, һөнәри осталыгы, югары хезмәти казанышлары өчен рәхмәт белдерде һәм “Хезмәт батырлыгы өчен” медален тапшырды.

- Сез бик нәтиҗәле һәм тыныч эшләдегез. Сез – аз сөйли, әмма күп эшли торган җитәкчеләрнең берсе. Сезнең тәҗрибәгез һәм белемегез арытаба кайда файда китерәчәген, һичшиксез, хәл итәчәкбез. Әмма безнең командада калуыгызны һәм республика иминлеге хакына эшләячәгегезне раслый алам, - диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе урынбасары Р.Р.Ишмөхәммәтов күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Корылтай рәисе исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Депутатлар Советы рәисе И.Х.Биктимеров районның социаль һәм икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен БР Стәрлетамак районы муниципаль район Советы Президиумы Мактау грамотасын тапшырды.

Әнвәр Әбдрәфыйков Совет депутатларына һәм район Хакимияте хезмәткәрләренә нәтиҗәле уртак хезмәтләре өчен, шулай ук республика җитәкчелегенә ярдәме һәм муниципалитет ихтыяҗларына игътибарлы булганы өчен рәхмәт белдерде:

- Радий Фәритович, Башкортстанның һәр районы сезнең ярдәмне һәм хәстәрлекне тоядыр дип уйлыйм. Мәктәпләр, дәваханәләр, юллар төзелүен, авыл хуҗалыгы ничек үсүен күреп торабыз. Һәрчак янәшәдә булганыгыз өчен рәхмәт.

Кызганычка, муниципалитет башлыгының яше, законга ярашлы, аңа яңа контракт төзергә мөмкинлек бирми. Ә.Р.Әбдрәфыйков “ВКонтакте” социаль челтәрендәге битендә түбәндәгечә билгели:

- Гади чор булмады бу. Катлаулы, кайчак популяр булмаган чаралар күрү таләп ителгән шартлар еш очрады. Ләкин, иң мөһиме, мин һәрчак кешеләргә ярдәм итәргә, аларның тормышын яхшыртырга омтылдым. Халык һәм властьның бердәм организм булуын һәм бергәләп конструктив эшләгәндә генә уңай үзгәрешләргә ирешергә мөмкинлеген тагын бер тапкыр расларга теләдем. Мөмкин булмаганны вәгъдә итмәдем, мин практикачыл кеше һәм тормышка аек, үз көчемне һәм мөмкинлекләремне бәяләп карыйм. Әйе, барсы да барып чыкмады, ниятләрнең гамәлгә ашмаганнары да булды. Кемгәдер ярдәм итә алмаганым, нәрсәнедер хәл итәргә мөмкинлекләрем яки вакытым җитмәгәне өчен гафу үтенәм.

Минем белән бергә эшләгәннәрнең барсына да рәхмәт, стәрлетамаклыларның барсына да ярдәмнәре, тәгаен эшләре өчен рәхмәт. Яхшы сүзләрегез һәм эшемне бәяләгәнегез өчен рәхмәт – алга хәрәкәтләнү өчен алар һәрчак стимул булды. Конструктив тәнкыйть, кискен мәсьәләләрне хәл иткәндә битараф булмаганыгыз һәм гаделлегегез өчен рәхмәт.

Стәрлетамак районының үсеш өчен перспективалары гаять зур, табигый һәм икътисади потенциалы бар, үз җирләре өчен янып-көюче күркәм кешеләре бар. Туган районыбызга мин ышанам! Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм чәчкә атуыгызны телим! Кулыгыздан килгәндә игелек эшләп калырга ашыгыгыз!

Конкурс процедураларын үткәргәнгә кадәр район Хакимияте башлыгы вазыйфаларын район Хакимияте башлыгының беренче урынбасары Лилия Шәйхетдинова башкарачак.

А.КОВАЛЕНКО.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: